Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсур Мортаза Салават Фәтхетдинов турында: «Гафу үтенми, гамәлләре белән кичерерлек итә»

news_top_970_100
Илсур Мортаза Салават Фәтхетдинов турында: «Гафу үтенми, гамәлләре белән кичерерлек итә»
Салават Камалетдинов

Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза бер ел җырчы Салават Фәтхетдиновның алып баручысы булып эшләгән икән. Артист шул вакытларның кызык истәлекләре белән ВКонтакте челтәрендә уртаклаша.

«Туксанынчы еллар башына кадәр Салават дигән исем башка исемнәрдән бернәрсәсе белән дә аерылмый иде. Нәкъ шул дәвердә ниндидер үзенчәлеге белән, үзенә генә хас булган дорфалык катыш мөлаемлелеге белән Салават Фәтхетдинов килеп керде.

Бүген исә, Салават дигән исем яңгыраса, һәр кешенең күз алдына бары бер Салават килә – Салават Фәтхетдинов! Ул – күренеш, вакыйга, манзара, тулы бер сәхифә! Аны үлеп яратучылар бик күп, шулай ук үлеп яратмаучылар да шактый... Чөнки син булдырасың икән, нәрсәдер исбатладың икән, күпләр булдыра алмый торган нәрсәләр эшли беләсең икән, шунсыз булмый! Әлбәттә ул бер мәгънәле кеше түгел, ул кирәгеннән артык кырыс та була белә, шул ук вакытта чиксез игелек тә эшләп куярга мөмкин.

Шәхсән миңа килсәк – мин аны шул туксанынчы еллар башы дәвереннән бирле беләм. Хәтта 1999 елда бер елга якын аның алып баручысы булып та эшләп алдым. Әлбәттә аның кебек шәхесне хурлар сәбәпләр күп табып булыр иде – әмма мин аны чынлап торып беркайчан да хурлаганым булмады һәм җыенмыйм да! Аның җыр театрында эшләгәндә төрле хәлләр булды, ләкин «мин сине гомеремдә дә кичермәм» дигән очраклар булмады. Ул беркайчан да ачык текст белән гафу үтенми – әмма гамәлләр кылып, син аны кичерерлек итә.

Без Әлмәттә гастрольдә, миңа Алмаз абый Хәмзиннән «мирас» булып бар калды. Миңа кадәр ул бар бары тик бар кыяфәтендә генә, бар буларак эшләми иде. Ә мин аны эшли торган дәрәҗәгә китердем. Минем барда барлык төр диярлек эчемлек тә бар иде. Шулай итеп, Әлмәттә яшәүче уртак дустыбыз, көрәшче, спорт мастеры Йосыпов Салават абзый концертка килде. Кочаклашып күрештек: «Мин анда алып килдем, Салаватка бирдем!» – ди бу. Әәәй, аңа эләккәч миңа артмый инде ул!» – дип үземнең кәефем кырылганлыкны күрсәттем.

Нәрсә алып килгәнен аңлагансыздыр инде, «төнлә туган» эчемлек. Болай килеп чыкканга Салават абзый үзе дә кыенсынды. «Белгән булсам, аерым алып килә идем», – диде.

Ә алдарак, без Әлмәткә килеп төшкәч, мин Салават Фәтхетдиновның «кайнар кулы» астына эләккән идем, гаебем булмаган килеш «эт итеп» сүгелдем... Әлбәттә минем кәеф начар, әмма сәхнәдә моны күрсәтергә ярамый, концерт матур гына башланды. Салаватның беренче чыгышы тәмамланды, тамашачы сизмәсә дә кәефем начарлыгы Салаватка сизелгәндер инде. Минем чыгыш. Ул вакытта мин бер-берсенә охшаган урысча һәм татарча җырлардан җыелган попурри җырлый идем. Борылып карасам – Салават Фәтхетдинов минем барга чыгып баскан, кулында шешә! Зур рюмкага салды да: «Эч!» - дип кереп китте. Әлбәттә без беркайчан да концерт алдыннан, бигрәк тә сәхнәдә хәтта сәхнә артында эчүне кулланмый идек. Ә минем эчтә үпкә хисе кайный бит әле! Мин түздем, башка номерларны игълан иттем, ниһаять Салаватның икенче чыгышы... Ул, беренче җырын җырлап бетерде, икенчесе моңсу җыр, куплет арасында миңа борылды бу. Мин шул вакытта теге рюмканы тоттым да, каплап куйдым! Ә ул баш бармагын күрсәтеп: «во!» – диде дә җырлавын дәвам итте. Менә ышанасызмы юкмы, шул вакытта яныма килеп, аркамнан кагып: «Ачуланма инде, брат!» – дигән кебек хис иттем! Бер үпкәм дә калмады.

Бүгенгесе көндә безнең мөнәсәбәтләр бик әйбәт, кемгә ничектер, мин аны ихтирам итәм, кем әйтмешли, Салават Салават инде! Ул милләтебезнең беренче номерлы җырчысы исеменә лаек, ул Аллаһы Тәгаләнең яратып тудырган баласы. Һәм ул инде 34 нче сезон безне, тамашачыны үзенең традициягә кергән концертлары белән сөендерә. Әгәр яратмасак август җиткәнне көтеп тормас идек. Адәм баласына традицияләр ясау хас, нигә ул матур традиция булгач кулланмаска?! Августта, Салават концертларында күрешкәнчегә кадәр», – дип язган Илсур Мортаза. 

Фото: © Салават Камалетдинов

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100