Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсур Мортаза: «Минем дүрт яраткан хатын-кызым бар»

news_top_970_100
Илсур Мортаза: «Минем дүрт яраткан хатын-кызым бар»
https://vk.com/id193723487

Ир-ат өч хатын-кызны яратырга тиеш: аны табучыны, аңа бала табучыны һәм кызын. Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортазаның яраткан хатын-кызлары дүртәү икән. Бу хакта ул ВКонтактедагы сәхифәсендә яза. 

«Чынлап та, хатын-кыз кеше ыруын арттыручы һәм гаиләне булдырып саклап тотучы. Беренче чиратта, ана. Бер акыл иясе әйткән бит: «Ана түземлеге теш пастасының тюбигы кебек, ул беркайчан да тулысынча бетми».
Әнкәй белән булган бер кыска гына вакыйганы гомеремә истә калдырдым. Туксанынчы еллар ахыры, без гаиләм белән Казанга күчеп киткән идек инде, Рәсим Низамов белән эшләгән чор. Группабызның администраторы, дустым Рамил Хәбибуллин белән кичкырын гына концертлар оештыру нияте белән Ульян якларына чыгып киттек. Ульянга иң якын юл, әлбәттә, Буа аркылы. Минем туган авылым Кайбыч, Буадан җиде чакрымда гына, шунлыктан минем әткәй белән әнкәйне күреп чыгарга уйладык.  Без кайтып кергәндә төнге унберләр тирәсе иде, шунлыктан озакка сузмый гына йокларга ятарга булдык.

Әнкәй, һәрвакыттагыча, күз ачып йомганчы өстәл корды, аның тәмлеләрен капкаладык та йокларга яттык. Ятар алдыннан безнең иртәнге алтыда чыгып китәчәгебезне әйттем һәм әнкәйдән безне иртәнге биштә уятуын сорадым. Безнең өйдә бервакытта да будильник булмады, әмма әнкәй ничәдә кирәк, шул вакытта тора иде. Әнкәй, әлбәттә, безне мунча кертеп җибәрә алмавына борчылуын белдерде белдерүен.

Шулай итеп утлар сүндерелде, без йокыга киттек.Төн үткәне сизелми дә калган. Тәмле генә йоклап яткан җирдән һәрвакыттагыча назлы итеп әнкәйнең аягымнан сыйпап: «Улым, торасыңмы?» — дигән ягымлы тавышына уянып киттем. Әнкәй тагын шуны өстәп куйды: «Улым, мунча әзер, барыгыз, мунча кереп чыгыгыз, чыккан төшегезгә якмыш (кыстыбый) әзер була. Әнкәйнең теләге һәм тырышлыгы аркасына мунча кереп, минем яраткан якмышны ашап юлга кузгалдык. Юлыбыз да уңды, чөнки минем әнкәйнең аягы җиңел иде, мин һәрвакыт әнкәйдән капка төбенә чыгып озатып калуны сорый идем. Әнкәй озатып калгач, хәтта авыр аяклы кеше очраса да юлым уңа иде .
Әлбәттә, алда әйтелгән әйтемдәгечә, икенче яраткан хатын-кызым Мәүлидәм, чөнки ул миңа ул бүләк итте. Үз кызыбыз булмаса да, улым Роберт кызым кебек якын, җәмәгате Алияне бүләк итте, ә Алия кызым оныкчыгыбыз Оливияне бүләк итте. Шуңа да миндә өч түгел, дүрт яраткан хатын-кыз»», – дип язган Илсур Мортаза. 
Шулай ук ул виртуаль дусларын 18 апрельдә буласы «Язгы мәлдә — язгы моң» дигән тамашаларына чакырып калган. «Анда беренче урында ана һәм хатын-кызлар темасы торачак», – дип ышандыра Илсур. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100