Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсур Мортаза интернет бетсә нәрсә булачагын сөйләгән

Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза инстаграмда фәлсәфи фикерләре белән бүлешә.

news_top_970_100
Илсур Мортаза интернет бетсә нәрсә булачагын сөйләгән
https://www.instagram.com/mortaza_official/

Артистның «Бер ялган да юк» дигән посты танылган актер Ричард Гирның «Хәзерге заман турында бер нәрсәне аңлау мөһим: мәгълүматнең муллыгы аның дөреслегенә гарантия бирә алмый», дигән канатлы сүзләре белән башланып киткән. Илсур Мортаза бүгенге замана кешеләренең интернет колларына әверелүе, дөньякүләм челтәрдәге мәгълүматның кеше башын бутау өчен кулланылуы турында сүз алып барган.

«Интернет — ул мәгълүматне саклау, эшкәртү һәм тапшыру өчен алдан билгеләнгән дөньякүләм социаль челтәр. Без барыбыз да шул челтәрнең тоткыннары. Дәүләт әһелләреннән башлап, пенсиядәге әбиләргә кадәр. Шул әбиләр интернетның файдалы өлеше белән куллана белмәсәләр дә, башкаларның шәхси тормышында нәрсә бар икәнен тикшереп бара беләләр.

Чынлап та күз алдыгызга китерегез, бер генә көнгә интернет сүнде ди? Әлбәттә әбиләргә куркыныч түгел ул. Аларга берникадәр эч пошыргыч күңелсезлек кенә булачак. Ә башкаларга! Бер генә дә бизнес белән бәйле операцияләр кылып булмаячак. Чөнки бер банк та эшләми торган була. Төрле чатларда аралашу турында әйткән дә юк! Барлык компанияләр, шәхси эшмәкәрләр, үзләренә кирәк мәгълүматны ала һәм җибәрә алмаячаклар. Бөтен дәүләт учереждениелары «кулсыз», «аяксыз», «күзсез», «колаксыз» калачаклар. Җирдә хаос башланачак. Хәтта челтәргә кереп берәр төрле уен уйный алмаучы балаларда шашыну (истерика) башланачак. Ул безне чын мәгънәсендә кол итте. Иң кызганычы әлеге коллыктан чыгу мөмкин түгел. Бөтен тормыш шуңа корылып бетте. Иң куркыныч нәрсәләрнең берсе, интернетны кешеләрнең бердәмлеген какшатуда кулланалар. «Җайлы» бит, бөтен нәрсә онлайн… Кешеләрнең бердәмлеге бетә икән, берләшеп уртак фикергә килә алмыйлар. Ул бердәмлек болай да чамалы гына иде, хәзер бөтенләй куркалар кешеләр. Уртак фикергә бары тик күзгә-күз карашып сөйләшкәндә генә килеп була!

Әнә, транспортта QR кодсыз йөрергә ярамый дигәннең беренче көнендә үк нәрсәләр булып бетте. Шул ук интернеттан күрсәттеләр. Бер олы гына апаны, чиртсәң битеннән кан чыгарлык «әзмәвер”(водитель), бернинди сүзләрдән дә чирканмыйча автобустан чыгарып маташты! «Герой», олы яшьтәге апаны җиңә ала… Сыңар кеше дә апаны якламады! Хәтта үзем дә шундый ситуациягә эләктем. Бәхеткә каршы мин үземне кыерсытырга бирми торганнардан. Тел белән дә, кирәк булса йодрык белән дә! Ник шунда, бер минем яклы булып кондукторга каршы чыгучы табылсын. Киресенчә, (әбиләр) миңа җикеренделәр: «Янәсе дә алар соңга калалар». Күбесе тәрәзәгә карап, «кошлар санап» утырдылар. Әйтерсең лә автобус эчендә искиткеч тынлык! Куркасы юк, кызганычка каршы «соңга калдык» бугай инде.

Әлбәттә интернетта файдалы нәрсәләр дә бик күп. Тик аларның кайсы белән кулланырга, кайсы белән кулланмаска, кайсына ышанырга, кайсына ышанмаска өйрәнергә генә кирәк. Хәзер бит кемне сорама: «Интернетта шулай әйттеләр», дип кенә җибәрәләр. Анда теләсә нәрсә әйтеп була инде. Мин дә: «Илле тугызынчы размерлы аяк киеме киям», дип яза алам. Бу бит ялган була, чын барлыкта ул кырык икенче генә… «Бөтен ялтыраган нәрсә дә алтын түгел». Бу мәкальне ишеткәнегез бар бит? Безнең башларны бутап, фикерләрне ялгыш юлдан җибәрүдә киң кулланыла интернеттагы мәгълүмат. «Кемнеңдер кеме, кемнеңдер кеменнән ишеткән дә, ул аны кемнеңдер кеме аркылы тагын кемнең дер кеменә сөйләп, ә теге, тегенең кеменә ишеттергән» Әүвәл моны гади «гайбәт» диләр иде. Инде шул «гайбәт» глабальләштерелде. Чөнки анда диваналар утырмыйлар, алар аның нинди көчкә ия икәнлеген беләләр. Ә безне барысын да уйлап, эшкәртеп, аңлап утырырга «вакыт» юк. Ишеттем, тараттым… Шулай җайлырак бит!

Интернет белән кулланыгыз. Тик рәтен белеп, чамасын белеп кенә…Интернет булмаса минем язмаларны да укый алмас идегез. Монда инде гарантия бирә алам, бер ялган да юк», — дип язган артист.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100