Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсур Мортаза: «Фирдүс Тямаевның акча күп эшләгәненнән көнләшәләр»

news_top_970_100
Илсур Мортаза: «Фирдүс Тямаевның акча күп эшләгәненнән көнләшәләр»
https://vk.com/id193723487

Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза татар халкына хас булган бик начар сыйфат – көнчелек турында фикер йөртә. 

«Барлык булган кешелеклелек хисемне җыеп әйтсәм, безнең милләтнең бик зур бер кимчелеге бар. Һәрбер диярлек татар кешесе башка кешеләрнең уңышларына соклана белми. Димәк, безнең эчләрдә зур көнчелек хисе яши. Без үзебезнең мөмкинчелекләргә күз салмый гына, булдырган кешедән, ни өчен икәнен уйлап та карамыйча, көнләшә башлыйбыз! Кемдер талантлы икән, шуның өчен гарьлек тою – гадәти хәл. Ни өчен син аны яратмыйсың, нигә аннан көнләшәсең, дип сорасаң, тәгаен генә җавап бирүче булмаячак...

21 сентябрьдә Путин указы чыккач, халык арасында җиңелчә паника башланды. Бөтенесе үзләре, балалары өчен борчыла башладылар. Әлеге хәрби операциядә теләсә кем катнашсын – мин генә түгел. Әлбәттә, һәрберебезнең үз «күлмәге тәнгә якынрак». Берәүнең дә үләсе килми, якыннарын югалтырга теләми. Өлешеңә туры килә икән, кая барасың?

Интернетта теләсә нәрсә яза башладылар, янәсе: «Әнә, Тямаев барсын». Тямаев минем дә кумирым түгел. Ләкин нинди начарлык эшләде соң сезгә Фирдүс?! Мин беләм – чөнки ул популяр, ул, үзенә генә хас булган энергетика белән, меңләгән кешене үзенә гашыйк итә алды. Шулкадәр кеше, өерелеп, аның концертларына йөри икән, димәк, анда ниндидер башкаларда булмаган нәрсә бар! Аның күп акча эшләгәненнән көнләшәләр инде... Сиңа соң кем комачаулый?!

Тямаевны хәрби хезмәткә җибәреп, барлык проблема хәл ителәме?! Ул бит барыгызның да уллары, ирләре өчен сугыша алмый! Яратмыйсың икән, аның сәхнәдә үзен тотышы ошамый икән – тыңлама, карама!

Берүк дөрес аңлагыз, мин Фирдүсне яклап, аннан әүлия ясарга җыенмыйм. Хикмәт Тямаевта түгел, безнең көнчелектә! Башка кешенең уңышын күралмау – безнең канда, бөтен дөньяны да үзең белән чагыштыру – дөрес түгел! Үзеңне дөнья белән чагыштырып фикер йөртергә кирәк. Без үзебез әүлияләрме соң?! Кешедән гаеп эзләүчене «казып» карасаң, чынбарлыкта аның җитешмәгән яклары башкаларга караганда да күбрәк булып чыга!

Һәрберегез үзегездән сорагыз әле – мин тормыш яхшырак булсын өчен нәрсә эшләдем? Кая җитте чүп ташлаучыны туктаттыңмы, какырып, төкереп, тәмәке төпчеген аяк астына ташлаучыга кисәтү ясадыңмы? Кемгә дә булса ихлас күңелдән яхшылык эшләдеңме? Юк шул! Без читтән генә күзәтергә өйрәнгәнбез. Янәсе, миннән башка хәл итәрләр, нигә мин – аның өчен акча алучылар бар! Беренче чиратта үзебезне тәртипкә салмасак, тормыш яхшыга таба бармаячак! Без үзебезнең йөкне кеше җилкәсенә салырга яратабыз, бөтен нәрсәне безнең өчен башкалар хәл итәргә тиеш.

Тямаевка әйләнеп кайтсак. Ул бит айдан төшмәгән, ул Нурлат районы Кече Норлат авылында туган һәм үскән. Ә артист буларак аны тудыручылар – без! Димәк, аңа ачулану – үзебезгә ачулануга тиң! Барлык сез яраткан, яратмаган артистлар – кемнеңдер баласы. Ә без үзебезне ачуланырга ай-һай яратмыйбыз. Бервакытта да: «Ялгыштым, үзем дөрес эшләмәдем инде», – димибез. Яза китсәң, сүз күп инде, үзегез уйланып карагыз әле», – дигән Илсур Мортаза. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100