Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсур Мортаза әтисе истәлегенә концерт куя: «Туган авылымда күптән чыгыш ясаган юк»

news_top_970_100
Илсур Мортаза әтисе истәлегенә концерт куя: «Туган авылымда күптән чыгыш ясаган юк»
https://vk.com/id193723487

Татарстанның атказанган артисты Илсур Молртаза туган авылы Буа районы Кайбыч авылында бүген бөтен гаиләсе, туганнары белән бергә мәрхүм әтисе истәлегенә концерт куярга җыена.

Бәрәңге чүпләре беткәч, тыныч күңел белән ял итәргә була, дип саный Илсур әфәнде.

«Үткән юлы Дөбъяздагы бәрәңге бакчасын төшереп җибәргәннәр иде дә, мин аны үз күзләрем белән күреп инанмыйча гына, үземнең биттә куйган идем. Ниһаять, кичә кайтып карадым, үсеп киләләр, малай! Инде чүбен утарга һәм сызарга вакыты җиткән. Әлбәттә, бәрәңгене күргәч, кире борылып кайтып булмый, мунчасын да кердек, кабат Фидарис абый һәм Гөлфирә апа белән аралаштык. Җылыга елан ияләшә ди, яхшы кабул иткән җиргә барасы гына килеп тора шул.

Инде иртәгә, Аллаһы боерса, минем туган авылга, әткәй истәлегенә концерт куярга кайтабыз. Анда да әзерләнеп көтеп торалар. Авылдашлар, туганнар, дуслар белән аралашу көтә. Белми калган булсагыз, килегез Буа районы Кайбыч авылы «Мәдәният йорты»на.

Бүген улыбыз Роберт һәм кызыбыз Алия кайтып җитәләр. Аннан иртәгә дусларыбыз Рамай һәм Назлыгөл белән бергәләп минем туган авылга юл тотарга исәп. Абыем Фирзәрнең өендә өстәлләр корылган, мунча яккан була, диделәр. Олы абыебыз Илдар да үзенең гаиләсен җыеп, кайтып җитәр, Аллаһы боерса. Аралашып яшәүгә ни җитә, җәмәгать, гомерләрне заяга уздырмыйк әле. Буш үпкәләргә әрәм итәрлек түгел безнең гомер, бик кыска ул!..» – дип язган Илсур әфәнде кичә ВКонтакте челтәрендәге сәхифәсендә.

Бүген исә бәрәңге кыйссасын дәвам итеп: «Минем туган авылдагы концертка иркенләп кайтыр өчен, Назлыгөл, кызлары Камилә һәм әнисе Гөлфирә апа белән, бәрәңгене кичә матиклап бетергәннәр бит! Маладислар да инде, Рамай белән миңа эшне калдырмаганнар. Эшләнмәгән эш эчне пошырып тора бит ул. «Хәзер рәхәтләнеп, иркенләп җырлаячакмын!» – ди Назлыгөл.

Без стартка әзер, бераз дулкынландыра, әлбәттә, чөнки туган авылымда күптән чыгыш ясаганым юк. Авылдашлар, якташлар бездән көткән дәрәҗәдә чыгыш ясап булырмы? Хәер, без гаиләбез белән булачакбыз бит, бер-беребезгә булышлык итәрбез инде. Анда бит үз гаиләм, ике абыем, сеңелләрем, дусларым катнашачак. Барысы да әйбәт булыр дип ышанасы килә, һәм шулай булыр да, Аллаһы бирса!» – дип язган артист бүген туган авылындагы концертка җитди әзерлеге турында.

«Уңышлар сезгә, залларыгыз тулы булсын! Кылган гамәлләрегез әтиегезгә дога булып барып ирешсен!», «Сездән язмалар көтеп калабыз», – дигәннәр артистның ВКонтактедагы дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100