Илсур Мортаза балачагы турында: «Әби бөтен тәмле әйберне карават астында саклады»
Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортазаның социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә нинди генә темалар ачылмый. Сәясәте дә, фәлсәфәсе дә, тормышчан киңәшләре дә бар анда.
Артист үзенең гаиләсе һәм якыннары белән дә инстадусларын бик кызыклы итеп таныштыра. Шундый постларның берсен улы Роберт һәм килене Алияне никахлашу көннәре белән котлап язган.
Без бу дөньяга тугач, иң беренче өзелеп яраткан кешебез - ана. Башкача булырга да мөмкин түгел, чөнки аның өчен дә син иң яраткан кеше. Күп балалы гаиләдә ситуация бераз икенчерәк кебек тоела. Янәсе, ана кеше кайсыдыр баласын күбрәк, кайсындыр азрак ярата сыман. Минем әнкәй әйтә иде: «Бармакның кайсын тешләсәң дә авырта!» Чынлап та, үзе тапкан баланы ана кеше яратмаска мөмкин түгел.
Үзем дә дүрт балалы гаиләдә туып үстем, мин төпчек. Төпчекнең дә ниндие, иң олыбыз апа, ул миннән 16 яшькә олы, аннан соң абый, анысы миннән 13 яшькә олырак, тагын бер абыем белән арабыз 10 яшь. Мин соңгы бала, шунлыктан мин иң яратканы кебек инде. Әлбәттә, апа белән абыйларга авыр балачак туры килгән, әле сугыш бетеп тә әллә ни озак үтмәгән вакытлар. Әнкәй усал, коры кайнана кулы астына эләккән. Яшь чаклары, кайнана ачуын балалардан алган чаклары да булгандыр, билгеле. Әткәй белән әнкәй эшләгән акчалар барысы да әби кулында булган, аның рөхсәтеннән башка балаларына сыңар оекбаш та ала алмаганнар. Әле үзем дә хәтерлим, бәләкәй булсам да, әбинең бөтен тәмлеләре тартмаларга тутырылган, карават астында (әби үлгәнче «яшәде» ул склад). Анда хәтта бабайның да керергә хокукы юк иде. Бабай үлгәндә миңа биш кенә яшь булса да, яхшы хәтерлим, бабай бик тә акыллы, шаян күңелле кеше иде. Безне, оныкларын бик ярата иде. Бабай мине котыртып, карават астына, әбинең «складына» керткән чаклары еш булды. Үзе шуннан ләззәт табып кеткелдәп көлеп утыра иде, табыш белән чыккач: «Аша, улым, аша, әбиең бай ул!» — дип башымнан сыйпый торган иде.
Ә теге тартмалардагы нигъмәтләр, килгән посылкаларны кызлары, уллары җибәрә торган иде. Әби беразын безгә авыз иттерә дә, калганын карават астына… Әлбәттә, мин заманалар бераз яхшыргач, «хәкимлек» әби кулыннан киткән чорда туганмын. Өйдә идәрә итү әнкәй кулына күчкән булса да, әбинең әлеге «склады» аерым иде, аның балалары җибәргән күчтәнәчләр бит, әнкәй анда кысылмый иде, әлбәттә. Нәрсә әйтәсем килә, мин ярыйсы ук барлыкта үстем, ә апа белән абыйларга бәләкәй чакта миңа эләккән кебек эләкмәгән ул барлык, алар җәен яланаяк йөгереп йөргәннәр, мин исә яланаяк йөрмәдем. Иң яраткан дигән сүзгә әйләнеп кайтсак, әлбәттә, мин иң кечкенәсе булгач, игътибар миңа күбрәк эләккән. Әнкәй ярата иде, шул ук вакытта корылыгы да бөтен иде, эләктереп алган чаклары да шактый булды. «Ана суккан җир тәмугта да янмый», - диләр бит. Минем моны әнкәйгә үпкәләү йөзеннән язуым түгел. Әле әнкәй тагын болай дия торган иде: «Ат үз таен үзе тибеп үтерми!» — дип. Чынлап та бала үз чиратында анадан да кадерле кеше булып туа. Бала бит ул үзеңнән өзелеп төшкән җаныңның бер кисәге!
Без инде Мәүлидә белән бер генә балада тукталып калдык, барлык булган мәхәббәтебезне бер улыбызга бирдек. Аның каравы, улыбыз үзебезнең кызыбыз кебек яратырлык һәм яраттыра торган хатын алып кайтты үзенә…
Бүген улыбыз Робертның һәм кызыбыз Алиянең никахлашкан көннәре, алты ел гомер үтеп тә киткән. Безнең балаларның никахын Мәхмүт хәзрәт укыды һәм алып барды. Мин инде урысча әйткәндә «искушенный» кеше, төрлесен күргән бар, шуңа да әйтәм, безнең балаларның никахы кебек никах беркайда да күргәнем булмады. Икенче көнне туйларын гөрләттек, анысы да искиткеч матур булды. Инде анысында: «Мондый туйны күргән юк иде», - дигән сүзләрне күпне күргән кунаклар әйтте. Аннан күпмедер вакыттан алар безгә онык бүләк иттеләр, менә шунда, үзем бабай булгач, бабайны аңладым, ай-һай татлы икән ул!
Балаларыбызга шатлыклы, дәрәҗәле озын гомер телисем килә. Гомумән, барчагыз да балаларыгызның рәхәтен татып яшәгез. Ә инде балаларның рәхәте шунда, әгәр алар борчулар, кайгы-хәсрәтләр китермәсәләр. Барыбыз да тормыштан тәм табып, балаларыбызга, дөньның рәхәтенә сөенеп яшик. Иминлеккә, тынычлыкка юрыйк барсын да, мәрхәмәтле булыйк, — дигән ул.