Казан мэры Илсур Метшин 2026 елның октябрь–ноябрь айлары нәтиҗәләре буенча Илкүләм мэрлар рейтингында икенче урынга чыкты. Тикшеренү нәтиҗәләрен мәгълүмати «Рейтинг» коммуникацияләр үзәге бастырган. Анда Россиянең 88 шәһәре белән идарә итүче башлыклар эшчәнлегенә бәя бирелгән. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Рейтингның беренче баскычында Мәскәү мэры Сергей Собянин тора, ә өченче урынны Грозный шәһәре башлыгы Хас-Мөхәммәд Кадыров били. Алдынгы бишлеккә шулай ук Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов һәм Төмән мэры Максим Афанасьев керә.
Илкүләм рейтинг нәтиҗәләре анкета мәгълүматлары, шулай ук төрле өлкәдәге экспертларның читтән торып һәм урында үткәрелгән сораштырулары нигезендә тупланган.
Белгечләр Казанның шәһәр үзәгендәге тарихи күренешне саклап калу, халыкның иминлеген тәэмин итү, шәһәр инфраструктурасын яңарту һәм кышкы көйсез һава шартларында коммуналь хезмәтләрнең эшен оештыру буенча башкарган эшләрен аерым билгеләп үтә.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Илсур Метшин Идел буе федераль округы субъектлары башкалалары җитәкчеләренең август ае матбугатта яктыртылу рейтингында беренче урынны яулаган иде. Татарстан башкаласы мэрының матбугаттагы активлык күрсәткечен 23 678 пунктка бәяләнгән. Рейтингны «Медиалогия» аналитик компаниясе федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары язмаларын җентекләп тикшерү нигезендә әзерләгән, диелә хәбәрдә.