
Бүген, Казан мэры итеп, кабат Илсур Метшин сайланды. Ул 2006 елдан бирле шәһәр белән идарә итә. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Татарстан башкаласы мэрын 5 нче чакырылыш Казан шәһәр думасының 1 нче сессиясендә сайладылар. Беренче тапкыр кандидатларны комиссия сайлап алды, ә кимендә 2 претенденттан торган соңгы исемлекне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов раслады.
3 претенденттан торган исемлекне Татарстан Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров игълан итте. Исемлеккә Казанның гамәлдәге башлыгы Илсур Метшин («Бердәм Россия»), Александр Комиссаров (КПРФ), Роза Гайнетдинова («Яңа кешеләр) кергән.
41 депутат – Илсур Метшин өчен, 4 депутат – Александр Комиссаров, 1 депутат Роза Гайнетдинова өчен тавыш биргән.