news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсур Метшин беренче «хезмәт хакы» турында: «Сөт заводында өч атнада 6 сум акча эшләдем»

news_top
Илсур Метшин беренче «хезмәт хакы» турында: «Сөт заводында өч атнада 6 сум акча эшләдем»
Фото: kzn.ru

Бүген Казан мэры Илсур Метшин «Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучылар белән очрашты һәм аларның сорауларына җавап бирде. Яшүсмерләрнең берничә соравы вакытлыча эшкә урнашу турында булган. Җавап итеп, Илсур Метшин үзенең беренче хезмәт хакы турында сөйләгән. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Алтынчы сыйныфта укыганда яраткан рок-төркемемнең Казанда концерт куячагын белдем. Минем анда бик барасым килде. Моның өчен Казанга барырга һәм кайтырга билетлар һәм концертка билетын алырга кирәк иде. Ул вакытта безнең сөт заводына шешәләр салынган зур әрҗәләр килгән икән һәм шешәләрне тартмаларга тезеп чыгарга кирәк икән. Мин шуны белеп алдым. Шулай итеп, өч атнада мин 6 сум акча эшләдем», – дип сөйли ул.

Тик Казанга бару билеты гына да 5,5 сум торган. Ләкин ул концертка барыбер барган: аңа әти-әнисе һәм абыйсы ярдәм иткән.

Метшин муниципаль идарә өлкәсендә танылу китергән бер очракны да искә ала.

«Район башлыгы миңа Сабантуйга әзерләнергә һәм биш хөрмәтле кунак өчен бүләкләр алырга кушты. Бәйрәм узды, һәм җитәкче кунакларның ни өчен шулкадәр бәхетле булуын сорады. Мин һәрберсенә төрле бүләкләр алган идем. Мин бары тик аларның ярдәмчеләренә шалтыраттым һәм кунакларыбызның хатыннары нинди бүләк яратканын белдем. Ирләрнең күбесе «подкаблучник» бит», – дип елмая ул.

Метшин укучыларны үз эшләренә һәм һәр детальгә игътибарлы булырга чакырды – шул вакытта гына уңыш киләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар