Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар фатирларын саткан

news_top_970_100
Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар фатирларын саткан
Фото Гөлназ Шәрипҗанованың шәхси аккаунтыннан

Җырчы гаилә иске фатирын саткан, ә яңасында әле төзелеш эшләре башланып кына килә икән.

Гөлназ шкафлардан әйберләр бушатканын социаль челтәрдәге сәхифәсендә күрсәткән. Лев Лещенко башкаруындагы «Прощай» җыры фонында бу күренеш бик күңелсез, моңсу килеп чыккан.

«Булды, җәмәгать, Аллага тапшырып бер көн эчендә фатирны сатып җибәрдек. Бүген ачкычларны фатирның яңа хуҗаларына тапшырдык. Бик канәгать үзләре. Куанычын күрергә язсын аларга да. Күршеләребез дә бик яхшы, өебез дә, фатирыбыз да бик әйбәт иде. Ләкин без алга таба атларга, киңәергә карар иттек. Вакытлыча әнидә яшиячәкбез.

Бер бүлмәле фатирда нәрсә генә юк иде: чанасы да, «снегокат»ы да... Билләрем бетте. Эш күп. Ташырга булышучы абый да әйбер күплегенә аптырап: «Сез үзегезнекен генә ташыйсызмы соң, әллә күршенекен дәме?!» – дип көлде.

Дөресен әйткәндә, кызганыч түгел. Чөнки безне әйбәтрәк һәм зуррак фатир көтә», – дип сөйләгән Гөлназ виртуаль дусларына.

«Монысы безнең яңа фатирыбыз. Декабрьдә үк сөйләшкән бригада белән очраштык, июль аенда эшне башлаячаклар, Алла боерса. Барысы да яңача, матур, зәвыклы булачак», – дип ул булачак фатирларының киң, түшәмнән алып идәнгә кадәрле тәрәзәле балконын да күрсәткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100