Илсур – Гөлназ Шәрипҗановалар концерты: мелодрама карап кайткан кебек булдым
Концерт – җырчылар өчен үз тамашачысына мәхәббәт тарихларын, биографияләрен сөйләр өчен менә дигән мөмкинлек.
Концертларга еш йөрүче тамашачы яки шоу-бизнес өлкәсен яктыртып баручы журналистлар килешер: күпчелек тамашалар бер-берсенә охшаган була. Шул ук бер сүзләр әйтелә, җыр башка булса да, көе дә, сүзләре дә барыбер охшабрак киткән була һәм башкалар. Артистларның тамашачыга җиткерергә теләгән фикерләре дә, гадәттә, бер була. «Менә мин\без артистлар, сез хөрмәт итеп килгәнсез, без менә болай җырлыйбыз, менә болай сөйлибез һәм башкалар...»
Кайбер артистлар концерт өчен иң мөһим сценарий һәм режиссураны үзләре башкара. Бу – акча җитеп бетмәү яки акчаны кызгану сәбәпле барлыкка килгән хатадыр. Әмма һәр эшнең остасы булырга тиеш, һәм алар бар да. Сыйфатлы концерт куючылар белгечләрне чакыра. Мәсәлән, Салават Зәкиевичкә күп еллар дәвамында журналист Альберт Шакиров сценарий язган. Көн кадагында булган төрле мәсьәләләрне яктыртып, кирәк чакта тамашачыны көлдертеп, концертны баеткан.
Шәрипҗановлар концертында режиссер һәм сценарист ролен Рафил Галимуллин үтәгән. Ялгышмасам, бу хакта сәхнәдән әйтелмәде. Сценарист үз эшен тиешенчә башкарган. Әгәр дә текстын укыган булсам, миңа ошаган булыр иде, дип уйлыйм. Мәхәббәт белән сугарылган ул сценарийның төп идеясе – «Хыялың артыннан барырга кирәк һәм хыялланудан куркырга кирәкми».
Концерттагы үзенчәлекле якларны барлауга күчкәнче, миңа ошап бетмәгән бер генә мизгелне язып үтәм. Соңыннан кәефне кабат төшермәс өчен инде бу.
Концертта Гөлназның әнисе Светлана ханымга чәчәк бүләк иттеләр. Илсурның әнисе, Актанышта яшәү һәм маллары ишле булу сәбәпле, күрәсең, килми калган. Шәрипҗановларның концертлары әле киләсе елларда да булыр, Светлана ханымга гына түгел, Илсурның әнисенә дә чәчәк тапшырырлар.
Башка елларда чәчәкне дә Илсур тапшырсын иде. Әллә ире югалып калганга күрә, Гөлназга, барысын да үз кулына алып, хризантемалар букетын әнисенә бүләк итәргә туры килде.
Әллә бу чыннан да шулай планлаштырылган иде микән?! Кияү – әби темасына шаяртып алу булды, әмма бу очракны мин шаяру кысаларына сыеша дип кабул итмим. Гөлназ, әнисен эзләп, тамашачы янына төшеп китте, ә Илсур сәхнәдә басып калды.
Концерт-мелодрама
Тамаша Шәрипҗановлар гаиләсе турында музыкаль кино кебек булды. Тамашада күрсәтелгән тарихта уйдырмага караганда чынбарлык күбрәк, дип аңладым мин. Ә бәлки, уйдырма булмагандыр да.
Әгәр дә чынбарлык итеп алсак: Илсур Гөлназны «ТНВ» телеканалында әле дә бара торган «Җырлыйк әле» тапшыруында күреп ала. Тапшыру ахырында бер төркем яшь вокалистлар башкаруында җыр яңгырый. Гөлназ да шушы вокалистлар арасында була. Илсур Гөлназга гашыйк була, бу кызны үзенеке итәргә тели. Гөлназ дип, Актаныштан Казанга китә, алар башкалада танышалар, бер-берсенә гашыйк булалар, өйләнешәләр һәм башкалар.
Гөлназ инде ничә еллар дәвамында журналистларга: «Илсурның кулын мин сорадым», – дип сөйләп йөри. Танылам дигән артистка башкаларда булмаганрак тарих турында сөйләргә кирәк бит инде – Гөлназ да сөйли менә. Концерт алдыннан мин: «Менә шушы инде дистәләгән тапкыр чәйнәлгән сүзне тагын искә алырлар микән», – дип уйлап куйган идем. Бу сүз концертта бер этюдлык вакытны алды. Шулай да аны артык ялыктыргыч озак тәкъдим итмәделәр. Гөлназ: «Актанышка Илсурның кулын сорарга киттек», – дигәч, тамашачы дәррәү алкышлады, көлде. Илсур: «Яз иде. Әнинең ике сыеры, бозаулар, сарыклар, үрдәкләр, бакча эше... Әни: «Мин, малларны барысын да автобуска утыртып, Казанга бара алмыйм. Кирәк булса, үзләре кайтып алсыннар», – диде», – дип сөйләде.
Концертның никахлашу-өйләнешү өлешендә Илсур «Җырлап миллионер булып буламы?» («Кто хочет быть миллионером?» тапшыруына пародия) тапшыруында булып кайтты. Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов Илсурдан «бик тә катлаулы һәм хәтта академик-профессорлар чишә алмаган сорауга» җавап таптырды: «Кыз кеше, никах укытыйк, дисә, ир-ат нәрсә дип җавап бирергә тиеш була?» Җавап вариантлары: а) әле иртәрәк түгелме; ә) мин әле яшь, б) мин тиле түгел; в) әйдә, өстәвенә, минем таныш хәзрәтем бар! Бу сорауга җавап таба алмагач, Илсур әнисенә шалтырата. Әнисе киленнең кайдан булуын сораша, улына кәләшне һәм аның гаиләсен авылга алып кайтырга куша. Булачак кодагыйның исеме Светлана икәнен белгәч, гомумән, трубканы куя. Илсур җавабын әйтергә өлгерми, ут сүнә. Шуның белән сценарийның бу өлеше тәмам.
Аллаһка мең шөкер, Гөлназ белән Илсур өйләшенә. Сәхнәдән туйларын да күрсәтеп киттеләр, кәләш чәчәген дә аттылар. Мин үзем шундыйдыр инде: берничә мизгелгә, чыннан да, үземне туйда кебек хис итеп, яшь парга бәхет теләдем, чак кына күзләрдән яшьләр тәгәрәми калмады. Минем кебекләр, Илсур белән Гөлназ салмак биюләрен тәмамлагач: «Әче!» – дип кычкырды. Үбештеләр! Матур итеп үбештеләр.
Шәрипҗановлар инде менә 8 ел гомер итә, 2 бала үстерә. Концерт көнендә, ягъни 4 апрельдә, кызлары Асылбикәнең туган көне иде әле. 7 яше тулган балакайны сәхнәдән дә котладылар, Асылбикә шәм дә өрде. Концертның иң самими өлеше шушы булгандыр. Матур сүзләр әйтелде, залда утыручы минем күк «сытыграк» тамашачы еламсырап та алды. Бәхет! Тулы гаилә, алар бер дулкында.
Менә шушы этюдлар күрсәтелгәннән соң гына концерт өлеше башланды. Хәтта бер җыр ике тапкыр башкарылды! Исемен хәтерләмим. Бу да сценарийның бер өлеше иде. Концерт тулы бер тамаша булды, сценарий агымына туры килеп бетмәгәнрәк бер генә җыр бар иде, миңа калса. Анысы – «Яшим бала хакына» дип җырланган компазиция. Бу җыр күпләргә үрнәк була алырдай парга соклану хисеннән арындырды, тискәрерәк уйлар уйландырды. Бәлки, ул җырны төшереп калдырасы булгандыр. Жырларга кирәк булганга гына җырлау кебек булды ул.
Концерт дәвамында берничә тапкыр Илсурның авыл егете булуы юмор аша күрсәтелде:
– Актаныш егете ите, сөте, бәрәңгесе булуы белән генә мактана ала микән?
– Актанышлар «мишәрләрдән дә «хуже» дип әйттеләр – Илсур шундый микән?
– Илсур Гөлназ бераз гашыйк булган фитнес-тренер белән чагыштырганда отышлырак микән?
Ә минемчә, авыл егетенә кияүгә чыккан кәләш бик бәхетле бит ул! Кайтып мунчасын керәсең, кайнанаң, кайткан саен диярлек, машинаның багажнигын тутырып җибәрә. Килешәсезме?
Тәмамлап…
Концерт үзенчәлекле булды, рәхмәт. Коллегаларының җырларын тыңларга Лилия Муллагалиева, Фирүзә Хафизова, Сөмбел Билалова, Альбина Апанаева, Рәфинә Ганиуллина, Рәзил Камалов һәм башкалар килгән иде. Гөлназ сәхнәдән: «Безнең өлкәдә дә дуслык бар», – диде. Билетларның да күбесе касса аша сатылган, буш урыннар юк иде, диярлек. Мин үземә дип әзерләнгән урынга утырмадым. Җыр тыңларга гына килсәң, беренче рәттә утырырга ярыйдыр ул. Җырчының аякларына карыйсың, туфлиләренә бәя бирәсең… Әле туфлиләре дә күренмәс иде миңа дип әзерләнеп куелган урыннан. Бу – минем үпкәләвем дә, «таш атуым» да түгел. Бары тик уйлануым гына. Илсур белән Гөлназ үзләре дәшеп, язарга чакырганнар иде, шуңа язуым гына.
Илсур белән Гөлназның яхшы алып баручылар булуына тагын бер инандым. Җырчы буларак та үсештә булулары яхшы. «Два в одном» һәрвакыт яхшырак ул. Ничә еллар дәвамында алар Уразова төркемендә эшләп йөргән (ялгышмасам, бу хакта концертта әйтелмәде), тәҗрибәләре дә бар. Алар – сәхнәдә бүгенге көнне үз стилен булдырган артистлар. Концерт башында музыка белән бәйле җитешсезлекләр булды булуын, тик бу нечкәлек сәхнәдә басып торучы артистлардан тормый. Тавыш акрынрак иде, музыканы нык итеп ачсаң, җырчыларның үз тавышлары ишетелмәс, дип уйлады микән тавыш режиссеры?
Артистларның күлмәкләре, костюмнары матур иде. Уйланылган, әзерләнелгән. Хәтта сценарийның бер өлешендә, Илсур авыл клубында җырлаганда, баянчы Ильяс Шәриповка мыек беркеткәннәр иде. Биючеләр дә үз урыннарында булдылар. Биюченең биеп кенә калмыйча, ә чын артист кебек мимика белән уйнавы мактауга лаек.
Мин «Илсур – Гөлназ Шәрипҗановалар» дип язу яклы
Гөлназ, кеше ни әйтер, дип, артык төшенкелеккә бирелеп эш итүче түгел. Берсендә социаль челтәрдәге «сторисында» сүгенгәненнән дә чыгып әйтергә була бу хакта. «Ялгыш сүгендем, кире яздырыйм әле», – дияргә дә була бит, ә ул алай итмәгән. Аның сәхнәгә ак халаттан (бу күренеш беренче тапкыр түгел, премияләр таратыла торган концертларның кайсысынадыр Лилия Хәйруллина да халаттан килгән иде), фитнес-клубта киеп йөри торган спорт киеменә охшаган костюмнан чыгуы да, җырларның берсен сәхнә артыннан башкаруы да бу хакта сөйли. Көчле, үз сүзен туры әйтүче хатын-кыз. Илсурның нинди булуын мин аңлый алмадым, аны аңлау кирәк тә түгелдер инде, бәлки. Әмма афишаларда Гөлназ – Илсур Шәрипҗановлар, дип язылса да, мин «Илсур – Гөлназ Шәрипҗановалар» дип язу яклы. Бу концертны карап кайткач, әлеге фикергә килдем. Шулай дөресрәк булыр кебек.
Бу аларның әле Казандагы тәүге концертлары икән. Һәм, әле генә концерт куйдык, дип акланырга кирәк тә түгел. «Концерт куеп карыйк» дип, тәҗрибә, фикерләр, репертуар тупланмаган килеш тамашачыңа «чиле-пешле» концерт тәкъдим итүгә караганда, тыңлаучыңа нинди продукт тәкъдим итәчәгеңне аңлап эшләү күпкә отышлырак. Бик «текә» һәм дәрәҗәле башлангыч булган.
Күптән түгел 45 яшьлек бер ир-атның концертына барган идем. Менә каушады ул. Ә бу искиткеч парның каушавын мин бер дә сизмәдем. Алар каушамагач, үзеннән-үзе аларга ышаныч арта. Аларга теләктәшлек белдерә башлыйсың, ни әйткәннәрен тыңлыйсың. Гел шулай булсын. Бик югары планка куйганнар. Бер генә үтенеч: Аллаһ боерса, Илсур һәм Гөлназ, киләсе елны концертыгыз башка төрле булсын. Абитовлар әле һаман концертларында туйларының ничәнчедер көнен үткәрә бугай, мәсәлән… Сезнеке алай булмасын. Һәм булмас та. Яшермим, мин Шәрәпҗановларның җырларын машинада барганда да, өйдә җыештырып йөргәндә дә тыңламый идем. Ә хәзер тыңлыйм. Минем кебекләр күптер. Әгәр дә сезне тыңлаучы, хөрмәт итүче һәм чын артист дип санаучылар саны көнгә 10 кешегә артса да, ахырда бу сан бермә-бер артачак, дигән сүз. Уңышлар сезгә, киләсе очрашуларга кадәр!