Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсур Һадиуллин: «Татар теленә өйрәтү әби-бабайның миссиясе түгел»

Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бу җаваплы вазифага билгеләнгәннән соң беренче интервьюны «Татар-информ» агентлыгына бирде.

news_top_970_100
Илсур Һадиуллин: «Татар теленә өйрәтү әби-бабайның миссиясе түгел»
Владимир Васильев

Илсур Гәрәевич, Сез министрлык вазифасында үзегез өчен иң мөһим план дип нәрсәне саныйсыз?

Һәр кешенең тормышында иң әһәмиятле әйбер — сәламәтлек. Мәгариф системасының да сәламәт булуын телим. Әгәр пандемия мәгариф системасында эчкә үтә икән, аның киләчәге какшаячак. Шуңа күрә, мәгариф системасы нык булырга тиеш. Нык мәгариф системасында гына яшьләрне тәрбияләргә, укытучыларның бөтен һөнәри осталыкларын ачып салырга шартлар тудырырга, үзебезне күрсәтергә, гомумән үсәргә була дип саныйм.

Проблемалар җитәрлек. Бездә проблемалар юк һәм барысы да яхшы дип әйтсәк, бик мәгънәсез җавап булыр иде.

Төп мәсьәләләрнең берсе — белем сыйфатын күтәрү. Безнең системада укыган һәр бала тормышта үзенең урынын табарлык булсын иде. Иң төп максат шул. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен без кимендә өч юнәлештә эш алып барырга тиеш.

Беренчесе — эчтәлек. Ул булсын өчен инфраструктура булдырырга тиешбез, димәк, яхшы, сыйфатлы шартлар тудыру сорала. Кадрлар мәсьәләсе дә бар. Һөнәри осталыкка ия, үз эшен яраткан, беренче сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәр баланы үз колачына алып, аны тәрбияләп чыгарам һәм «бу мин тәрбияләгән җимеш» дип әйтерлек, чын мәгънәсендә үз хезмәтен яраткан, белемле, тәрбияле, безнең шартларда яшәгән, безнең шартларда туган, үскән һәм менә безнең милли аң белән сугарылган кадрлар кирәк. Үзебезнең Россия, Татарстан төбәкләрендәге үзкыйммәтләрне белгән, шулар белән яшәгән кешеләр эшләргә тиеш.

Өч юнәлеш — эчтәлек, инфраструктура һәм кадрлар. Болар барысы да мәгариф системасының барлык дәрәҗәләренә дә кагыла бит инде. Бакчага да, мәктәпкә дә кагыла, урта һөнәри белем бирү оешмаларына да, югары уку йортларына да…

Татар редакциясеннән булу сәбәпле, татар телен укытуга кагылмыйча кала алмыйм. Бу бик борчыган сорау бит инде, татар җәмәгатьчелеге еш кына «без чигендек, без милли мәгарифне югалттык» ди. Чынбарлыкта реаль күренеш нинди? Күпме бала татар телен укый, безнең югалту дип әйтерлек нәрсәдер бармы?

Кабатлап әйтәм, иң мөһиме — сәламәт булу. Әгәр сәламәт, исән-сау булсаң, кайбер вакытта ике адым алга бару өчен, бер адым артка, ә кайчак яисә бер адым алга бару өчен, ике адым артка да чигенергә туры килә. Дөнья бит бу! Кем уйлаган бүген бер-беребез белән очраша алмыйча, читтән генә күрешеп, Зум аша киңәшмәләр үткәрербез дип? Кем уйлаган иде шушындый бәла килеп чыгар да, ул бөтен Җирне чолгап алып, халыкларны шушындый дәрәҗәгә җиткерер дип?

Татар дөньясында, татар телен һәм әдәбиятын укыту юнәлешендә 90 нчы еллар, үсеш чорлары белән чагыштырганда, нинди дә булса бер сүлпәнлек сизелә торгандыр. Ул бездән генә тормый. Сүлпәнлек, беренчедән, дөньяда барган сәясәттән, телләргә булган караштан, безнең илдә булган сәясәттән тора. Аннан соң халкыбызның татар теленә, татар телендә белем алуга мөнәсәбәтеннән тора. Әлбәттә, без флаг тотып алга барабыз, барысы да яхшы дип әйтеп булмый. Проблемалар җитәрлек, ләкин шуңа да карамастан, иң мөһим мәсьәлә ул безнең телебезне белү, аны өйрәтү.

Шушы өч ел эчендә, 2017 елда дөньялар үзгәреп киткәннән соң, безнең татар телен сайлап алучыларның саны 65,5 процентка төште. 70 процентка якын булды ул 2017 елларда. Рус телен сайлап алучылар бераз гына артып китте.

Тел проблемалары бик катлаулы һәм боларны чишү буенча без барыбыз бергә эшләргә тиеш.

Моның өчен нинди шартлар кирәк? Иң беренчесе – татар теле һәм әдәбиятын сайлап алу. Моның өчен ата-аналарның теләге булырга тиеш. 2018 елда Мәгариф турындагы законның 11, 14 маддәләренә үзгәрешләр кертелде. Шуларга нигезләнеп, әти-әниләр балигъ булмаган балалар өчен ана телен сайлап гариза яза. 1 сыйныфка барганда, 5 сыйныфка күчкәндә, аннан 9дан соң. Шуңа күрә, әлбәттә, әти-әнинең үзаңы, баланың теләге булырга тиеш.

Элек без татар телен атнасына алтышар сәгать укыттык. 90нчы еллардан башлап, 2017 елга кадәр, 5-6 сәгать, югары классларда — 4 сәгать иде. Моңа карап, телне белүчеләр саны, аңа булган мөнәсәбәт әллә ни артмады һәм әллә нинди мактанырлык нәтиҗәләргә ирешмәдек. Татарларның барысы да чын мәгънәсендә татарча белә, русларның күбесе татарчага өйрәнде дип тә әйтә алмыйбыз. Моны ачыктан-ачык әйтергә кирәк. Без татар телен башка милләтләр дә яхшы белерлек, үз халкыбызның ана телебезгә булган мөнәсәбәтен яхшыртып, аны үстереп, аңа булган мөнәсәбәтне үзгәртеп, чын мәгънәсендә югары дәрәҗәгә җиткерә алмадык.

Без — дәүләт структурасында эшләүче кешеләр, без башка милләтләрнең дә, бөтен халыкның мәнфәгатен исәпкә алып эшләргә тиешбез.

Хәзерге этапта, шәһәрдә, авылда яшәгән татарлар, катнаш гаиләдә булган татар балалары, сайлап алу мөмкинлеге булган очракта, татар телен сайлап алсыннар иде. Ә моның өчен әти-әнинең, укытучының эшләве кирәк. Укытучы белән әти-әнинең телгә булган мөнәсәбәте үзгәрүе кирәк. Бу юнәлештә эшлисе эшләр бик күп.

Эчтәлеккә килсәк, дәреслекләр кирәк. Дәреслекләрдән дә күп нәрсә юк бездә хәзер. Безнең татар теле һәм әдәбияты буенча 89 дәреслек федераль реестрга кертелгән. 79 дәреслек татар теленә күчерелгән. Бу башка фәннәрне татар телендә белем алучы мәктәпләр өчен эшләнелгән дәреслекләр. Гел дәреслекләр авыр, методика начар, технология авыр дип кенә үзебезнең эшләмәгән әйберебезне шуларга сылтап утыру дөрес дип әйтәсем килми. Дөрес түгел ул. Укытучының теләге булса, яхшы эшли икән, дәреслек ул аңа өстәмә бер ярдәмлек кенә. Бу юнәлештә эшләр җитәрлек.

Дәреслекләр темасын әйттегез, «Родной язык» дигән русча шундый матур дәреслекләр чыккан, укучы үзе кызыгып сайлап алырлык. Укучы кызыгып, татар телен сайлап алырлык шундый дәреслекләр бармы соң ул?

Укучы кызыгып татар телен сайлап алырлык дәреслекләр бар. «Сәлам» — коммуникатив технологияләргә нигезләнеп эшләнгән дәреслек. Аның белән эшлибез, ул башлыча татарчаны авыррак белгән балалар өчен эшләнгән дәреслек.

Хәйдәрова, Нигъмәтуллина дәреслекләре бар. Күп алар. Фәннәр академиясе һәм ИЯЛИ галимнәре 1-4 класслар өчен укытучылар белән берлектә заманча дәреслекләр эшләделәр, алар чыкты. Хәзер югары сыйнфылар өчен, 5-9 класслар өчен дәреслекләр, шулай ук «Сәлам”не әзерләү буенча да эш алып барабыз.

Безнең 2нче гимназия, Актаныш гимназиясе шикелле төгәл фәннәрне татарча укыта торган уку йортларыбыз бар. Шул ук вакытта татар мәктәбе дип аталган мәктәпләребездә татар теле һәм әдәбияты һәм класстан тыш чаралар гына татарча уздырыла. Сезнең фикерегезчә, чын татар мәктәбе, гимназиясе нинди булырга тиеш? Төгәл фәннәрне дә татарча укытканмы? Татар мәктәбенең критерийлары нинди?

Татар мәктәбе, татар гимназиясе ул — бөтен фәннәрне дә татарча укыткан мәктәп. Кызганыч, бу бөтен җирдә дә алай түгел. Актанышның гуманитар гимназиясендә дә бүген төгәл фәннәрне русча укыту алып барыла. Татар мәктәбе дип исәпләнгән мәктәпләрдә дә төгәл фәннәрне русча укыталар. Яисә 1-5 классларда татарча укытсалар да, аннан русчага күчәләр, чөнки бүген БДИ, ОГЭ тапшырасы бар. Бу, әлбәттә, әти-әниләрнең ихтыяры, без аны тыя алмыйбыз. Шул ук вакытта әти-әниләрнең теләге генә дип бөтен нәрсәне, зур проблемаларны аларга гына сылтап та калдыра алмыйбыз. Безнең максат — татар телендә белем бирү статусына ия булган мәктәпләрдә фәннәрне татарча укыту. Төп критерийлар шул.

Тәрбия генә татар телендә алып барыла дип әйттегез. Бер караганда, тәрбиянең, чараларның татар телендә алып барылуы бик әйбәт. Әти-әниләр теләге белән кайбер фәннәр ике телдә алып барыла, без моны начар дип әйтмибез, имтиханга әзерләнү, балаларның теләкләре исәпкә алына бит монда.

Әмма кайберәүләрнең физиканы, химияне, математиканы татар телендә укытырга кирәкме икән дигән сораулары, шөбһәләре бар.

Без ирек бирергә тиешбез: татарча укытырга теләгән татарча укыта, русча укытырга теләгән русча укыта. Шуңа күрә безнең дәреслекләр булырга тиеш. Контент дип әйтик инде, цифрлы платформалар шулай ук татар телендә булырга тиеш. Безнең критерийлар шулай.

Полилингваль мәктәпләрдә кадрлар җитәме, өч телне белгән, аларны югары дәрәҗәдә тотарлык кадрлар бармы?

Полилингваль мәктәпләр Алабугада һәм Казанда ачылды. Аларда шулхәтле яхшы шартлар. Казандагы полилингваль мәктәп 165 нче мәктәп базасында эшли. Бу мәктәпнең базасы болай да яхшы иде, директор үзе дә телләрне яхшы белә. Мотивациясе булган кадрлар эшли. Бондаренко урамында яңа бина ачылганда кадрларның телләрне белүе бик зур шарт итеп куелган иде. Башкалабызда мондый мәктәпнең ачылуы һәм кадрлар белән тәэмин ителүе безне сөендерә.

Ә башка җирләрдә әле проблемалар ахырына кадәр чишелеп бетмәгән. Беренчедән, бу яңа проект, яңа күренеш.

Минтимер Шәриповичның инициативасы белән башланды бу. Аның һәр программага карашы нинди икәнен беләсез, ул керешә икән, ахырына кадәр барып җитәчәгенә безнең һәрберебезнең иманыбыз камил. Һәм шушы яңа идеяләрне, яңа проектларны күтәреп алып, хуплап, яшел юл бирүче - безнең Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов. Шушындый бердәмлек булганда проектның нәтиҗәсе дә бар, әлбәттә, эчтәлеге дә яхшы булачак.

Алабугада әле укытучылар буенча да, тел буенча да проблемалар бар. Без аларны хәл итү юнәлешендә эшлибез. 5 ноябрьдә Алабуганың полилингваль комплексы мәктәбендә мәгариф министрлыгы вәкилләре, укытучылар, шул ук 165 нче мәктәп укытучылары семинарлар үткәрделәр. Бергәләп укытучыларны әзерләү, аларга ярдәм итү, аларның һөнәри осталыгын яхшырту, телгә булган мөнәсәбәтен үзгәртү, терминологияләрне матур, дөрес итеп куллана белү, татарча, русча, инглизчә өйрәнү буенча эш алып барыла.

Шушы юнәлештә 365тән артык артык студент Казан федераль университетында укый, сессияне уңышлы биргәннәре 15әр мең стипендия ала. Бу матди яктан да, рухи яктан да зур ярдәм. Без ул студентларны мәктәпләрдә көтәбез. Полилингваль мәктәпләргә генә түгел, башка мәктәпләргә дә. Кадрлар әзерләү буенча безнең белән берлектә КФУ бик зур эш алып бара.

Төрле-төрле белгечлекләрнең саны да үзгәртелә. Мәсәлән, башлангыч сыйныф укытучысы татар-рус телендә фәнне алып бара икән, димәк, аңа яңадан өстәмә белгеч чит телләр бирергә мөмкин. Башлангыч класс — технология укытучысы, физика — технология укытучысы, физика — инглиз теле укытучысы, химия — инглиз теле укытучысы була ала. Ул химияне дә алып бара ала, инглиз телен дә. Шундый белгечлекләрне әзерләү буенча КФУ, аның филиаллары, Чаллы институты эш алып бара.

«Педколледж тәмамламавым белән мин күп нәрсәне югалттым дип әйтә алам»

Полилингваль мәктәпләрдә балаларның телне белү дәрәҗәсен ачыклау буенча тест уздыру кайбер ата-аналарда дәгъва тудырды, моңа карашыгыз нинди?

Полилингваль мәктәпләргә алганда тест үткәрүне мин хуплый алмыйм. Бала мәктәпкә кергәннән соң гына тест уздырырга мөмкин. Закон нигезендә 1 сыйныфларга кергәндә имтихан бирү, әңгәмә үткәрү яки тестлар формасында эшләү катгый рәвештә тыелган. Без моны контрольдә тотабыз, безнең тикшерү органнары да бар, прокуратура да карап тора. Бу юнәлештә законны бозарга бер генә кешенең дә хакы юк. Мәктәп ул тәрбия учагы, гади мәктәпме ул, полилингвальмы, билингвальмы, русмы, татармы, чувашмы, мордвамы, маримы… Бу мәктәпләр өчен закон бер!

Ә менә мәктәпкә кергәннән соң, сыйныфларның саны бик күп булырга мөмкин. Беренче сыйныфлар гына, мәсәлән, унар класс. Укырга кергәннән соң алар арасында тест уздырырга була. Кайсыдыр баланың рәсемгә сәләте югары, кемнеңдер — физкультурага, телгә, математикага, кемдер артист булырга кызыга. Шушыларны исәпкә алып, полилингваль мәктәпләрдә тестлар, әти-әниләр белән берлектә әңгәмә уздырып, балаларны төркемнәргә, сыйныфларга бүлү тыелмый, чөнки бу бала өчен яхшы. Әгәр мин җыр белән кызыксынам, әмма математикага һәвәслеге булган балалар янына кереп утырам икән, миңа математика бик авыр биреләчәк. Кыен хәлдә калмас өчен, мәктәпкә кергәннән соң төркемнәргә бүлү катгый рәвештә тыела торган әйбер түгел дип уйлыйм.

Полилингваль мәктәптә икенче, өченче классларга кергәндә тест тапшырдылар бит. Дәгъва шуңа карата әйтелгән иде.

Икенче, өченче сыйныфларга кергәндә, татарчаны белү дәрәҗәсен тикшерү өчен тест тапшырылды. Татарча яхшы сөйләшүче бала белән татарчаны аңламаган, ләкин өйрәнергә теләге булган баланы бер парта артына утырту дөрес түгел. Яхшы белгән бала тиз үзләштерә, дәрестә катнаша, күп җавап бирә, ә укытучы урталыкны сайлап ала, аннан соң яхшы белгән балага татар теле дәресләре кызык булмый башлый, ул «мин моны күптән беләм инде» дип утырачак. Ә телне начаррак белгән балага әле өйрәнергә кирәк. Болар бары тик шушы нисбәттән генә чыгып эшләнгән әйберләр.

Башка мәктәптән килгәннәргә дә тест тапшырырга кирәк булып чыга, әйеме?

Башка мәктәптән килгәннәрне бит карарга кирәк, монда бернинди закон бозу юк.

Башка мәктәптән килә, әмма татарчаны белми икән, син монда укырга тиеш түгел дигән сүзләр гомумән булырга тиеш түгел, була да алмый. Бездә андый әйбер юк. Баланың теләге бар икән, без аны кабул итәргә тиешбез. Телне белергә омтылып, аңа кызыгып килә бит ул. «Син белмисең, бар, йөрмә», - дип җибәрергә хакыбыз юк. Ул вакытта без миссиябезне дә, бурычыбызны да, укытучыга ия булган сыйфатларыбызны да югалтып, бала тормышында бер кара тап булып калачакбыз. Бу дөрес түгел.

Татар телендә югары белем бирү күптәнге хыял, Милли университет дигән проект та бар иде. Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатулллин Арча педучилищесын Милли университет итеп үзгәртик дигән тәкъдим әйтте. Татар телендә югары белем һәм шушы Милли университет проекты булырга мөмкинме?

2018 елда Президентыбыз йөкләмәсе буенча Казан федераль университеты каршында Габдулла Тукай исемендәге институт ачылды һәм анда фәннәрне татарча укыту буенча кадрлар әзерләү башланды. Аерым төркемнәр төзелде һәм анда безнең укытучыларны татар телендә дәрес бирерлек итеп әзерләп чыгаралар. Әлбәттә, федераль университет кына түгел, яңадан өстәмә Арча педагогик көллиятен дә зурайтып, яңадан да гел милли мохиттә генә милли кадрлар әзерләнсә, ул яхшы булыр иде. Әмма хәзерге шартларда без аны бүген булмаса, иртәгә була дип кенә әйтә алмыйбыз.

Арча педагогик көллияте болай да милли кадрларны әзерли, татар мәктәпләре өчен җыр, физкультура, башлангыч сыйныф укытучыларын, башка фән белгечләрен бик яхшы итеп укытып чыгара. Арча педагогик көллиятендә укыган яшь укытучыларны безнең республикабызның гына түгел, башка регионнарның да мәктәпләренә рәхәтләнеп, биш куллап эшкә алалар. Шундый милли кадрлар булуы сөендерә дә безне.

Педагогик училищеларда, хәзер көллиятләрдә дип әйтәбез, белем алган укытучыларның сыйфаты, технология, методика, уен-коралларында уйнау, сәнгать, технологияләр, дәресләр алып бару буенча башка уку йортларына караганда да югарырак. Бу аңлашыла да, аларның һәрберсен индивидуаль рәвештә бик күп нәрсәгә өйрәтеп чыгаралар. Минем беркемнең адресына да таш атасым килми. Үзем педколледж тәмамлаган кеше түгел, педколледж бетермәгәнлегем белән мин күп нәрсәне югалттым дип әйтә алам.

«Без барыбыз да гаепле, без барыбыз да җаваплы»

Сез үзегез дә мәктәптә укыткан укытучы. Укытучылар соңгы елларда кәгазь эше артты, хисаплар күп, чирек саен тапшырасы, бала белән эшләргә мөмкинлек тә калмый, бюрократия артты, диләр. Кайчан да булса моны системалаштыру булыр микән, гомумән, бюрократияне киметү мөмкинме?

Бюрократияне киметү ул мәгариф системасында гына түгел, бөтен җирдә дә булырга мөмкин…

Хәзер мәгариф системасы белән бөтен кеше кызыксына. Беренчедән, бу сөендерә – кем белән генә сөйләшмә, кайсы гына очрашуларда булма — һәрберсенең телендә мәгариф системасы. Чөнки һәр кешенең кемедер укый — баласы, оныгы, һәм әти, әни, әби, бабай — бөтен кеше мәктәпне белә, бөтенесе өйрәтергә тырыша, киңәш бирә. Без, әлбәттә, моңа күнгән, моны кабул итәбез, чөнки бу ачык система. Һәр яхшы киңәшне сеңдереп, аның белән эшләргә өйрәнгән халык без. Әмма кайчак киңәшне артык бирәләр һәм өйрәтә башлыйлар. Белсә дә, белмәсә дә, аңласа да, аңламаса да. Кайбер чакта нык комачау итә башлыйлар. Укытучыга бу яктан да, теге яктан да зыян салалар.

Укытучыга ирек бирергә кирәк. Ул эшләргә тиеш. Аңа нәтиҗәсе буенча түләп, күрсәткечләрне сорый белергә кирәк. Без бүгенге көндә шуның белән шөгыльләнәбез. Укытучының эше җитәрлек. Ул бит фәнен укытып кына кайтып китми. Укытучылар җәй буе ял итәләр дигән фикер элек тә бар иде, хәзер дә. Укытучы җәй буе ял итәр өчен, кышын да, көзен дә, язын да укый, эшли һәм уйлый. Аның башыннан мәктәп системасы беркайчан да китми. Мәктәптән кайткач та, аның дәрескә әзерләнәсе, дәфтәр тикшерәсе, һәрбер баланың әти-әниләре белән элемтәдә торасы бар, һәр гаиләнең хәлен-халәтен аңларга кирәк.

Берәр нинди проблема чыкса, иң беренче тотынабыз укытучыны гаепләргә. Укытучыны гаепләгәнче, башта кемнең гаепле булуын ачыкларга кирәк. Бәлки, әти-әни буларак үзем гаепледер дип, шуны таный белергә кирәк. Хәзер бит укытучыга артык көләргә дә ярамый. Артык көлсә, баладан көлгән диләр, әзрәк тавыш күтәрсә, ник кычкырган диләр, якын килеп матур гына итеп башыннан сыйпаса, прическасы бозылса, башына кулын күтәргән, диләр. Болай итеп эшләп булмый бит, бу дөрес түгел.

Безнең вакытта бар да башкача иде бит. Әлбәттә, аңа кайтуны кирәк дип санамыйбыз, дөньялар үзгәрә, безнең вакытта телефон да, ватсап та, бернәрсә дә юк иде. Менә мин, сыйныф җитәкчесе буларак, күрше авылга кич белән клубка балаларны карарга менә идем — клубка чыгалар микән болар, юк микән… Хәзер шулай йөрүчеләр сирәгәйгәндер, дөньясы да үзгәрде. Хәзер бит телефонга гына төшереп алып җибәрәләр — менә сезнең укучыларыгыз клубта, дискотекада, ә алар бу вакытта өйдә булырга тиеш! Укытучыга гына салынып, үзебезгә булган таләпне онытырга ярамый.

Бюрократиягә килгәндә, хисаплар мәсьәләсен яхшы беләбез. Кәгазь эше кимесен өчен, укытучыга ирек бирергә кирәк. Икенчедән, бөтен әйберне мәктәпкә кушарга ярамый. Мәктәптән башка бүтән структуралар да бар бит. Мәктәпнең төп миссиясе — тәрбия, белем бирү. Ләкин мәктәп бит: «Миңа бу әйберне кушмагыз, бу минем эшем түгел», - дип утыра алмый. Бездә бар төрле-төрле проектлар, төрле-төрле чаралар, ул чараларда да катнашу сорала. Әмма чама дигән әйбер булырга тиеш. Чамадан чыга башласаң, әлбәттә, укытучыда стресс, агрессия башлана.

Әти-әнинең агрессиясе дә балада чагыла. Балада агрессия башлана. Бүген стресска каршы тора белерлек балалар тәрбияләргә тиешбез. Бөтен дөнья үзгәрде. Кичке җиде җитсә, халык телевизорны иң күп карый торган вакытында телевидениедә тикшерә башлыйлар — кем нишләгән, кемнең кайда читтә баласы туган. 30 ел узган, кеше үлгән, аның икенче, өченче, дүртенче хатыннары, оныклары тотыналар тикшерергә ДНК буенча. Бу әйберләр менә шушы формада кирәк микән соң? Нәрсәгә икән соң бу? Бу нәрсә бирә? Кич белән эштән кайтканнан соң, телевизорны тыныч кына карыйсы урынга кычкырыш, акырыш, гаепләү.

Эшне шуннан башларга кирәк. Телевидение дә, массакүләм мәгълүмат чаралары да дөрес итеп эшләргә тиеш. Җәмгыятьнең тотрыклыгы да сорала — бөтенесен мәгариф системасына гына калдырып эшләп булмый. Без барыбыз да гаепле, без барыбыз да җаваплы. Менә шуны тоя белергә тиешбез.

Укытучыга түләүләр ничек башкарылуын да аңлатсагыз иде. Хәзерге вакытта ул «оценочный листлар» белән бәяләнә. Укытучының хезмәт хакын арттырырга нинди дә булса мөмкинлекләр бармы? Аның хезмәте ничек бәяләнергә тиеш?

Хәзерге вакытта укытучының хезмәте безнең хөкүмәттә бәяләнә. Аның эше югары дәрәҗәдә бәяләнеп, укытучы зур хезмәт хакы ала дип әйтеп булмый. Әмма яңа түләү системасына күчкәннән соң, баллар куелып, олимпиадада катнашу, җиңүчеләр саны, бердәм дәүләт имтиханнарын бирүләре — барысы да исәпкә алына. Аларсыз булмый да. Мәсәлән, мин дә эшлим, күршем дә эшли, шул ук бер класс — 10а классы, 10б классы. Мин укытам — минем балаларымның монда да мөмкинлекләре юк, тегендә дә юк. Ә икенче укытучының нәтиҗәләре яхшы. Бөтен бала аңа күчәргә тели. Нишләп аңа күчәргә телиләр, нишләп миндә калырга теләмиләр дигән сорау туа.

Әлеге система бик катлаулы. Ләкин балаларның БДИ бирүләренә генә карап рейтинг төзү шулай ук дөрес түгел. Бу сыйныфта балалар шулай җыелган, монысында икенче дәрәҗәдәге балалар. Кемдер һаман шундый сыйныфка кереп кала. Былтыр да шулай чыгарган идем, яңадан миңа шундыйны бирделәр, диләр.

Мондый нәрсәләр булмасын өчен мәктәптә методик эш булырга тиеш. Методик эшне алып баручы төп методист — ул директор, ә менә иң зур технолог ул — завуч. Укыту эше буенча завуч. Завуч һәр укытучының мөмкинлеген, һәрберсенең дефицит якларын карарга тиеш. Бәлки аның балалар белән аңлашуы җитми торгандыр, бәлки, ул катырактыр, бәлки, аңа йомшаклык кирәктер, бәлки, аңа баланың күңеленә керү өчен юл салып җибәрергә кирәктер. Бәлки, предмет өлкәсендә компетенциясе җитеп бетмидер. Боларның барысы да исәпкә алынырга тиеш.

Укытучыларның хезмәтләрен бәяләгәндә балл системасы каралган, әмма һәр җитәкчедә кешелек сыйфатлары булырга тиеш. Укытучыга мәктәп җитәкчесе объектив карап, «Синең шундый кимчелегең бар, әйдә без аны бергәләп эшлибез», - ди икән, аңа бер генә укытучы да үпкәләмәячәк һәм үзенең үсеш траекториясен тәэмин итү өчен тырышачак.

Бу юнәлештә милли проектлар бар — демография, фән, мәгариф. «Киләчәк укытчысы» дигән федераль проектта җиңеп, без ике үзәк ачабыз. Берсе — КФУ каршында мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри осталыкларын өзлексез рәвештә үстерү үзәге. Икенчесе — мәгариф хезмәткәрләренең компетентлыкларын билгеләү үзәге. Ул мәгариф министрлыгына караган үзәк булачак, Авиатөзелеш районында Социалистик урамында ачылачак. Икенчесе Ротор урамында ачылачак. Бу - укытучыларда булган проблемаларны ачыклау һәм аларны чишү өчен эшләнгән үзәкләр.

Пессимистлар да булырга мөмкин. Үзәкләр ачыла, ә укытучыларга һаман авыр, дияр кайберәүләр. Карагыз — табиблар бит гел укыйлар, камилләшәләр. Без шуны аңларга тиеш — әгәр элеккеге кебек кенә укытабыз икән, балалардан артта калачакбыз, алар безне узып китәчәк һәм аларга кызык булмаячак. Кызык булмаган дәрескә килү — бала өчен үзе бер җәза. «Теләмим икән, бармаска кирәк, бармасаң, килмәде дип гаеплиләр…» Шундый әйберләр булмасын өчен үзәк булдырылды, ул «бәйсез рәвештә укытучыларның компетенцияләрен билгеләү үзәге» дип атала.

Укытучы үзенең проблемасын үзе генә белә. Безнең 15 учреждение дәресләр үткәрә. Курсларга язылганда укытучы сайлап ала — мин монысына барам, башкасына, Казанга, Чаллыга, чөнки миңа бу проблема кызык, ул минем эчке халәтемә һәм профессиональ дефицитыма туры килә. Бу укытучыларның һөнәри осталыгын үстерү булачак. Аттестация түгел, аттестация шушылардан соң гына була. Анысын 3 елга бер үтү мәҗбүри. Әгәр дә укытучы 20 ел дәвамында беренче категориядә яисә «сайлап алган һөнәренә туры килә» дигән статуста утыра икән, нигә һаман бер урында утыра, нигә үсәргә теләми дигән сорау туа. Югары квалификация укытучының бөтен тормышында чагылачак бит. Аның хезмәт хакы да артачак, матди ягы яхшыргач, рухи ягы да күтәрелә.

Аттестация елдан-ел катлаулана, киләчәктә дә шулай булачакмы?

2021 елда пилот режимында яңа формасы башланачак. Бу укытучыларның һөнәри осталыгын үстерү системасы, русча «НСУР» (национальная система учительского роста) дип әйтәбез. Бу система «Киләчәк укытучысы» федераль проектына керә. Кыскача гына әйтәм, моңа укытучыларны әзерләү, белемнәрен күтәрү һәм аларны яңадан әзерләү (переквалификация), аттестация, яңа үзәкләр, укытучы белән эшләү, конкурсларда, әйтик, «Ел укытучысы”нда, грантларда катнашу һ.б. керә.

Укытучыларның хезмәт хакы буенча шуны әйтәсе килә: бездә бит «Яшь укытучы», «Эксперт», «Мастер», «Өлкән укытучы» дигән грантлар бар. Аларның барысы да укытучыларга ел дәвамында ай саен 7 мең, 6 мең, 4 мең тирәсе өстәмә түләүләр алу мөмкинлеге бирә, һөнәри осталыгын да арттыра. Грантлар аша укытучының хезмәтен бәяләү бик яхшы. Әлеге кешеләргә без үз район кысаларында яшьләр белән эшләү яки остазлык мәктәбе булдыруны йөклибез. 30 ел мәктәптә эшләгән икән, бу инде бик зур остаз, 30 ел мәктәптә эшләгән кеше түбәдән нигезгә төшү, нигездән түбәгә менүнең бөтен нечкәлекләрен белә.

«Бакчаларның җитеп бетмәве демографик ситуациянең яхшыруын күрсәтеп торучы бер фактор бит»

Тагын әти-әниләрне борчыган мәсьәлә — балалар бакчаларына чират… Бу өлкәдә хәлләр ничегрәк?

Әлеге мәсьәлә хәл ителергә мөмкин, бу юнәлештә эш алып барыла. Былтыр 30 бакча төзелде, быел — 29. Былтыр 6 меңнән артык, быел 5 меңнән артык бала балалар бакчасы белән тәэмин ителде. Һәрберсендә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге ясле төркемнәре бар. Киләсе елга 13 бакча төзү каралган — Казанда да, Чаллыда да, авылларда да.

Балалар бакчаларының барысы да тулы булып, бер дә чират булмаса, безнең күпмедер вакыттан соң демографик чоңгыл барлыкка килер иде. Әти-әниләр өчен зур мәсьәлә булса да, бакчаларның җитеп бетмәве демографик ситуациянең яхшыруын күрсәтеп торучы бер фактор бит.

Бүген 15 меңгә якын бала чиратта тора. Баланың чиратка басу көне һәм аның төркемнәргә бүленү вакыты — беренче сентябрь. Шуның 11700е — 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар. Бу әти-әниләргә әле рәхәтләнеп өйдә утырырга була, әмма алар чиратка басканнар. Кайберләре «безгә әле кирәк түгел» ди, әмма чиратта торалар. Бүгенге көндә чиратта 3 яшьлек 3085 бала чиратта тора. Аларның күбесе — 90% — «үзебез теләгән бакчага барабыз» ди, аннары «ишегалдында булсын», «транспорт белән барасы булмасын», «яңа булсын», «шундый-шундый тәрбия булсын» һ.б. бик күп таләпләр куя. Ә без тәкъдим иткән бер тукталыш, ике тукталыш, шәһәрнең бер башыннан икенче башына йөрү тәкъдимнәрен күбесе кире кага.

Бу проблемалар өстендә хөкүмәт эшли. Күреп торасыз, Президентыбызның республика программасы бар, анда бакчалар, мәктәпләр төзү, капиталь төзекләндерү каралган.

Шуны да әйтеп китим, ресурс үзәкләре дә төзелә, төзекләндерелә. Урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә 41 һөнәри үзәк бар, алар бөтенесе яхшы итеп җиһазландырылган, төрле компетенцияләр алу өчен шартлар тудырылган, шуңа күрә дә безнең балаларыбыз Вордскилс нәтиҗәләре буенча Россиядә беренче урын алдылар һәм кубокка ия булдылар да инде. Уйлап карагыз, 38 алтын медаль, 39 көмеш медаль, бронза медальләр, юниорлар арасында 25тән артык медальон — болар сөендерә. Әлеге программалар башлыча шуңа юнәлдерелгән. Башка программалар да җитәрлек.

Сез үзегез мәктәптә форма кертү яклымы?

Мәктәптә формалар бар инде. Форма кертү яклымын, ни өченме? Мәктәптә генә булса да бала үзен тигез күрергә тиеш. Төрле гаиләләр бар –авыр шартларда яшәүчеләре, тулы булмаган гаиләләр, артык бай гаиләләр, әти-әнисе белән мөнәсәбәтләре яхшы булмаганнар. Шул балалар бөтенесе бер җиргә җыела, алар бер стена эчендә бер төсле киенсеннәр, бер төрле ашасыннар, бер төрле мөнәсәбәткә ия булсыннар иде. Аларны без бертөрле яратырга, тигез күрергә һәм зурларга тиешбез. Шул очракта гына без эшебезне дөрес башкарабыз дип әйтә алабыз.

Мәктәптә яулык бәйләүчеләргә мөнәсәбәтегез?

Әлеге мәсьәлә җиңелләрдән түгел. Яулык бәйләгән балага без шәхес итеп карарга тиешбез. Ни өчен яулык бәйләдең, ник мондый яулык бәйләдең, ник тегенди яулык бәйләдең дип әйтү дөрес түгел. Кайбер вакытта яулык кына, шарф кына, башка атрибутлар гына, матур сөйләү генә кешенең эчке халәтен ачып бирә алмый. Шуны да аңлатырга тиешбез.

Яулык дип балага бәйләнеп кимсетү, балаларны аеру, проблема тудыру шулай ук дөрес түгел. Толерантлык дигән төшенчәне кулланасы килми, ул сүзне гомумән яратмыйм, ул «түземлек» дигәнне аңлата бит инде. Без гомер буе чыдамадык та, түзмәдек тә, без гомер буе бергә тату яшәдек. Русы да, татары да, чувашы да, яулыклысы да, яулыксызы да, динлесе дә, атеисты да. Без бергә яшәргә тиешбез. Мәктәп — ул тәрбия учагы. Әйтик, физкультура дәресендә аерым таләпләр куелган — аны да үтибез. Бик артык эчкә дә кереп китәргә ярамый, шул ук вакытта бала күңеленә дини оеткы кереп яткан икән, аны сындырып, проблема тудыру шулай ук дөрес түгел дип уйлыйм.

«Үзеңнең ялгышыңны башка берәүгә сылтап калдыру өчен, хәзер бакча, мәктәп бар…»

Бүгенге шартларда татар телен ничек саклап була?

Татар телен саклап калу өчен аны яратырга һәм телгә карата яхшы мөнәсәбәт булдырырга кирәк. Беренчедән, татарча сөйләшүдән куркырга кирәк түгел. Русча ялгыш сөйлибез икән, кушымчаларны дөрес әйтмибез икән, суфикслар төшеп каламы, башкасымы — моннан куркырга да, оялырга да кирәк түгел. Татар беркайчан да башка милләт булмый. Үз милләтеңне югалтып, үзеңнең телеңнән бизеп, башка кемгә дә булса ярарга тырышып, ниндидер калыпка кереп, шул җырны җырлау гына дөрес түгел.

Ничек сакларга була соң? Беренчедән, гаилә, мәктәпкә кенә сылтап калдырмаска кирәк. Безнең балалар чын татарча сөйләшәләр, алар шулай ук шәһәрдә тудылар. Татарчасын да, русчасын да, инглизчәсендә дә шартлатып аралашалар. Гаиләдә татарча сөйләшмәсәләр, соңыннан сөйләшергә оялып йөрсәләр, татарча тапшырулар карамасалар, татарча газета-журнал укымасалар, интернет аша татар массакүләм мәгълүмат чараларын күзәтеп бармасалар, кызыксынмасалар, язучыларыбызны, җырчыларыбызны белмәсәләр, рәссамнәребезнең кем икәнен белмәсәләр, кыйблаларын югалтсалар, әлбәттә, ул вакытта телебез дә югала.

Телне югалтмас өчен һәр татар кешесе үзенең кыйбласын сакларга тиеш. Аның кыйбласы ана теле белән кергән татар теле. Чувашларга — чуваш теле, мариларга — мари теле, үзбәкләргә — үзбәк теле. Кайбер вакытта шаккатып карап торам: үзләре «татарча укытырга, татарча белергә кирәк» дип сөйләп йөриләр, ә үзләренең балалары да, оныклары да татарча белми. Аннан соң «Мәктәпкә-бакчага барганда белгән иде, бакчада онытты», - дип сөйләнәләр. Эшләмәс өчен, телеңне белмәс өчен, үзеңнең ялгышыңны башка берәүгә сылтап калдыру өчен бакча бар, мәктәп бар. Ярый, бакчаны бетерә, мәктәпне бетерә, югары уку йортын бетерә. Аннары кемне гаепләргә? Тормышта да гаепләргә кеше табылып тора — йә хатынын гаепли, йә ирен гаепли инде. Сөйләшергә урын юк, вакыт юк, мохит юк, ди. Әби-бабайны гаеплиләр. Авылда әби белән бабай безне инде үстергәннәр. Оныкларны үстерү, ашату, карау, татарчага өйрәтү ул аларның миссиясе түгел. Алар ярдәм итәргә генә мөмкин. Бездә әйтәләр иде: кем тапкан — шул үстерсен, Ходай шулай насыйп итсен. Тапкансың икән, үзең үстер, тәрбиялә, телгә өйрәт, беркемне дә гаепли алмыйсың. Мәктәпне дә, балалар бакчасын да, әбине дә, бабайны да.

Минем фикерем шундый: әйдәгез, Рәмис әфәнде, массакүләм мәгълүмат чараларында күбрәк шундый гаиләләр турында языгыз, бәлки, үрнәк алырлар. Менә «ШАЯН» телевидение каналы көне-төне сөйли бит, шуңа сөенәбез. Бергәләшеп эшләгән очракта гына саклап була телне. Рус теленә дә куркыныч яный, рус теленә дә күпме чит тел сүзләре килеп керә. Аллаһы Тәгалә юлына басар өчен өлкәнәйгәнне, картайганны, сәламәтлек беткәнне, күз күрми, колак ишетми башлаганны көтәргә кирәкми бит, шуның кебек хәзерге вакытта бала тәрбияләү, телгә өйрәтү беренче булып гаиләнең, әти-әнинең төп бурычы икәнне онытмыйк. Мәктәп булыша гына, безнең үзебездә җаваплылык.

Сезнең театр сәнгатен, әдәбиятны да яратуыгызны яхшы беләбез. Караган соңгы спектаклегез һәм яратып укыган соңгы китабыгыз нинди булды?

«Ак чәчәкләр»не яңадан бер кат укып чыктым. Укытучыларның эшләре авыр, әмма табибларның хезмәтләре тагын да авыррак, бигрәк тә хәзерге вакытта. Спектакльләрне соңгы вакытта карап булмады, ләкин театр сәнгатен бик яратам. Хәзер аларны телевизордан да рәхәтләнеп карап була. Бер генә теләк — телевидениедән элеккеге спектакльләр, легендар артистларыбызны күбрәк күрсәтсеннәр иде, без аларны күргәч, эреп китәбез. Хәзерге артистларны да бик хөрмәт итәбез, яратабыз. Сәләтле, талантлы артистлар безнең Камал театрында да, Тинчурин театрында да, Яшьләр театрында да, башкаларында да җитәрлек. Киләчәктә дә театрларыбыз гөрләп торсын, җырларыбыз яңгырасын, яшьләр күпләп йөрсен иде дип телибез.

Без үз вакытыбызда театр-концертларда ял итеп кайта идек, бүгенге яшьләр дә күбрәк йөрсен һәм ял итеп кайтсын иде. Спектакльләргә йөрергә, карарга, артистларыбызны күрергә кирәк. Мәктәпләргә, балалар бакчаларына артистларны, язучыларны чакырып, очрашулар оештыру — үзенә күрә бер тәрбия чарасы. Аларны тыңлау гына да ни тора, үз-үзләрен тотышларына мөкиббән китәсең, шул тирәлеккә тартыласың, ял итәсең. Алга таба да шулай бергәләшеп эшләргә насыйп булса иде!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100