Илсөяр Закирова: «Әкият укыган балалар беркайчан да суицидка бармый»
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Халык иҗаты бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова «Татар халык иҗаты» басмасын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә әкиятләр хакында сөйләде.
Ата-аналар, мәктәпләр балаларны әкиятләр белән таныштырырга тиеш. Чөнки хәзерге вакытта әкиятләр кешене тормышка әзерли. Бу хакта фольклорчылар түгел, бигрәк тә психологлар сөйли. Әкият укып үскән бала стрессны кичерә ала. Ул авырлыкның булырга тиешлеген, әмма аның үтеп китәсен аңлый.
Әкиятләрдә еш кына рәхимсезлек турында күп сүз бара. Укытучылар, әти-әниләр дә әкиятләрдәге кансызлык, вәхшилек, үтерү күренешләре турында сөйләргә яраталар. Моның балаларга тискәре тәэсирен әйтәләр. Бу очракта әкиятләрдәге вәхшилекнең балаларга бернинди тискәре йогынтысы булмавын әйтергә кирәк. Әкиятләрне уку һәм андагы кансызлык, рәхимсезлеккә карата стресс кичерү ул – рухи инициация. Шуның аша бала әлеге куркуны үтә һәм тормышта да аны үтәргә әзер була.
Икенче яктан караганда, һәрбер кешенең эчендә төрле сыйфатлар бар: курку, хөсетлек, кемдәдер кансызлык сыйфатлары да булырга мөмкин. Алар әле бәреп тә чыкмаган була, чыкмаска да мөмкин. Әкиятләрне уку кешенең үзенең «эченә керергә» ярдәм итә, кеше үз-үзен аңлый башлый, һәм әкият уку – камилләшү юлында бер адым булып тора. Бу хакта әз сөйлиләр. Әкиятләрне хәзер шушы яктан да өйрәнү вакыты җитте. Киләчәктә аларны менә бу яктан да карарга кирәк.
Чит ил галимнәре әкиятне бала туганчы ук укый башларга кирәклеген әйтә. Ана кеше бала көткәндә әкият укырга тиеш. Бу – баланы тормышка әзерләү. Әкият укыган балалар теләсә нинди авырлыкны үтә һәм стрессны кичерә алалар, суицидка беркайчан да бармыйлар, дип әйтәләр. Болар – бүгенге көндә исбатланган әйберләр.
Әкиятләрдә үтерү турында сүз барган вакытта – дию пәриен, аҗдаһаны үтерү турында әйтелә. Дию пәриенең ике мәгънәсе бар: берсе – ул безнең эчебездәге ниндидер курку, явызлык, икенчесе – ул үлеләр дөньясы патшасы. Безнең мифология буенча дөнья өчкә бүленгән: тере кешеләр дөньясы, өстә – Аллалар, аста, җир астында – үлеләр дөньясы. Дию пәрие – ул үлеләр патшасы. Аның кешене урлап китүе – кешене теге дөньяга алып китү. Кеше үлем белән килешергә теләмичә, шушы дөньялар арасын атлап, үтеп, теге дөньяга барып, безнең егет патша кызын алып кайта. Аны алып кайтканда, ул еш кына дию пәриен үтереп кайта. Бик рәхимсез итеп язылган өлешләре дә була. Мәсәлән, ул аны турады да әрдәнәләп өеп куйды, диелгән. Моннан бер генә бала да, олы кеше дә курыкмый, явызлык, курку итеп тә кабул итми. Бу – әкият өчен норма.