Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөяр Шиһапова сәхнәдә чыгыш ясау серләрен ача: «Матур тәндә генә матур сөйләм була ала»

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Илсөяр Шиһапова КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентларына халык алдында чыгыш ясау серләрен, калтырау, тир бәреп чыгу, бит кызаруның сәбәпләрен һәм аларны бетерү юлларын аңлатты.

news_top_970_100
Илсөяр Шиһапова сәхнәдә чыгыш ясау серләрен ача: «Матур тәндә генә матур сөйләм була ала»
Рамил Гали/архив

«Иркен сөйләм – мускул иркенлеге, матур сөйләм – тәннең матурлыгы»

Галимә татар теле белеме кафедрасында студентларга мастер-класс оештырды. Илсөяр Шиһапованың киңәшләрен тәкъдим итәбез.

– Үзеңне теләсә кем алдында иркен тотып аралашыр өчен, эшне нәрсәдән башларга? Халык алдында чыгыш ясыйсы була икән, кеше дулкынлана, курка, нервлана башлый. Киеренкелек барлыкка килә – мускуллар киеренкеләнә.

Иң беренче нәүбәттә, аскы теш казнасы, кул мускуллары кысыла. Авыз ачылмый. Киеренке кешене мин шунда ук күрәм. Әгәр кеше үзен уңайсыз хис итә икән, иркен халәт бетә.

Теш казнасы хәрәкәте белән генә бөтен авазлар артикуляцияләнә. Үзен иркен тоткан кешенең теш казнасы да актив була, авызы ачыла.

«Киеренкелектән арыну өчен, мускулларны тагын да ныграк киеренкеләргә кирәк»

Киеренкелектән ничек арынырга?

Әгәр кеше сәхнәгә чыгып баскан, мускуллары киеренке икән, ул иркен сөйли алмый. Иркен сөйләм – мускул иркенлеге, матур сөйләм – тәннең матурлыгы, тән иркен булырга тиеш. Куллар онытылган булырга тиеш, мин аларны кая куярга дип эзләмим. Эзлисез икән, уйлый башлыйсыз. Аннан соң фикерне җиткерә алмыйсыз, күп сөйләп, сезне аудитория аңламаячак. Аңлаешлы матур фикер гади һәм кыска була.

Димәк, мин кулларым турында уйламаска тиеш. Матур тәндә генә кеше ишетә алган фикер матур сөйләм була ала. Фәкать матур тәндә генә! Киеренке халәттә матур сөйләп булмый. Матур сөйләм – фикер иркенлеге. Мускуллар иркен булганда гына фикер иркен була.

Үзеңнең тәнең белән идарә итеп кенә, каршыңда утыручы аудитория, кешеләр белән идарә итеп була.

Чыгыш ясау сәнгате иркенлек, үзеңне тәнеңне өйрәнүдән, киеренкелектән арынудан һәм тәнең белән идарә итүдән башлана.

– Иң беренче максат – тән мускулларын тиешле формада тоту. Сезгә уңайсыз булырга тиеш түгел. Киеренкелектән арыну өчен, безгә мускулларны тагын да ныграк киеренкеләргә кирәк. Кеше каты киеренкелекне озак тарата. Аның тизрәк шул киеренкелектән арынасы киләчәк. Безгә шул халәткә керергә кирәк.

Түзәргә хәл калмаганчы, каты итеп киеренкеләнгәч, соңыннан рәхәт булып китә. Алдыгызда Президент утырса да, организмның башка киеренкеләнәсе килмәячәк. Тән камыр кебек йомшакка әйләнә.

Шуннан соң нык итеп кулларны кысабыз. Тырнаклар учка уелып кергәнче. Тешләрне кысабыз. Хәл беткәнче шул халәттә торабыз һәм акрын гына җибәрә башлыйбыз.

Моны чыгыш алдыннан ярты сәгать кала эшләргә мөмкин. Калтырауны, куркуны – бөтенесен ала.

«Куллар турында уйламас өчен, бер ноктага төбәлеп карап торырга кирәк»

Кулларның кайда икәнлеген оныттыру өчен, төз итеп басып, бер ноктага төбәлеп карап торырга кирәк. Күзләрне йөртергә ярамый. Шуннан соң кулларны җиңелчә генә чайкыйбыз. Чайкау тизлеген арттырырга яки киметергә ярамый. Игътибар иткәнсездер, учлар авырая. Гер күтәргән кебек авырая. Авырайгач, туктатырга мөмкин. Гадәттә, шушы күнегүдән соң, кулны әллә кая кую хисе югала. Бу – йөз процент тикшерелгән ысул.

«Мускулларны уятабыз: гәүдә төз, койрык сөяген тотып карыйбыз»

Умыртка сөяге тәмамланган урын – койрык сөяген тотабыз, бармак очы белән ышкыйбыз. Бармак белән артка тарткандай булабыз. Күз алдыбызга үрдәкне китерик. Аркабыз туры булырга тиеш. Умыртка сөяге тартылды, күкрәк ачыла, бөкре юкка чыга. Безнең максат – бөтен мускулларны уятып, киеренкеләү.

Койрык сөяген уңга-сулга «тартып» карыйбыз. Аннан соң уң аякның тез сөяген югарыга – өскә күтәреп, уң якка тартабыз һәм төшерәбез. Сул тез белән дә шулай эшлибез. Ун тапкыр кабатлыйбыз. Шулай итеп, мускулларны уятабыз.

Шушы күнегүләрне атнасына бер тапкыр эшләргә мөмкин. Шуларны эшли-эшли, бу күнегүләр аң төпкелендә сеңәчәк. Чыгыш ясаганда шулар турында уйлап басып торсак, килеп чыкмаячак. Бу күнегүләр аң төпкеле өчен каралган.

Нәтиҗәгә ирешү өчен, бу күнегүләр даими рәвештә ярты ел дәвамында башкарылырга тиеш. Шуннан соң гына нәтиҗәгә ирешеп була.

«Сәхнәгә чыккач, калтырау, тир бәреп чыгу – сулышка бәйле»

Кайберәүләр, сәхнәгә чыккач, битем кызарып чыга, култык астыннан тир бәреп чыга, диләр. Кайберәүләрнең куллары яки тез буыннары калтырый. Нәрсә бу, нигә шулай була?

Бу – безнең тәнебезнең безгә буйсынмавы. Кешенең иң төп куркуы «миңа бәя бирәләр» дип уйлавыннан чыгып туа. «Кеше ни әйтер, кеше ни уйлар?» – менә бу безгә кечкенәдән сеңеп калган.

Сәхнәгә чыгып баскач, күпме кеше карый! Курку башлана. Аннан соң физиология, кан әйләнешенә карата тир бәреп чыга. Бу тулысынча сулышка бәйле. Сәхнә телен өйрәнгән галимнәр шундый фикергә килгән: кан әйләнеше белән канның буыннар буйлап йөреше, тизлеге өчен сулыш җавап бирә икән. Ягъни, без ничек сулыйбыз, шулай кан йөри. Курыкканда кул калтырый. Кан тиз йөри, дигәнне аңлата бу. Кеше курка, нервлана икән, кан тиз йөри башлый. Гадәттәгечә түгел. Шуннан соң бит кызарып чыга, куллар калтырый, тир бәрә. Организм шуңа түзә алмый. Әлбәттә, кеше сөйлисе фикерен уйлый алмый башлый.

Шушы халәттән арыну ысулы бар. Тормыш яшәеше өчен дөрес суларга кирәк. Бу сулышны булдыра алсагыз – үзләштерегез. Мин шуннан соң үземне башлы кеше итеп хис итә башладым. Хәтта кәеф тә башка төрле. Дөрес сулау эчке халәтеңә тәэсир ясый, аның белән идарә итеп була.

Дөрес суларга өйрәнәбез: «Җилкәләрне күтәрмичә, дөрес итеп сулаганда, борын тиешенчә кислород ала»

Нәрсә ул дөрес сулыш? Дөрес сулыш борыннан керә һәм үпкәгә төшә. Борын белән сулаганда, кешенең җилкәләре хәрәкәтсез кала. Җилкәләрне күтәрмичә, дөрес итеп сулаганда, борын тиешенчә кислород ала. Үпкәләрегез тулысынча кислород белән тула. Җилкәләрне күтәреп сулаган кешеләрнең үпкәләренең өске өлеше генә эшли. Үпкә тулысынча эшләмәдеме – аның мәгънәсе дә юк. Кәеф тә бозыла һ.б.

Дөрес сулыш – үзебезнең эчке халәтебез өчен дә мөһим нәрсә. Дөрес сулаганда, йөрәккә, баш миенә килгән кан микъдары тиешенчә була, кан тамырлары буенча тиешле тизлектә йөри.

Дөрес сулаганда, ашказаны да дөрес эшли. Дөрес сулаганда, без эчебезгә сулыйбыз, эчебез чыкмый. Дөрес сулаганда, эч йомшармый, формада тора. Таш кебек була. Бу – фәкать сулыш техникасы. Бөтен дулкынлануларны тыеп, тирән итеп сулыш алып, басып, тән белән идарә итеп була. Бу ысул эмоцияләр белән идарә итәргә ярдәм итә. Дөрес сулаганда, кеше баштан уйлый, аннары сөйли. Тулысынча шушы сулышка күчә алсагыз, тавыш матурлана, һәм тынычлана башлыйсыз.

Сәхнәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәсе: «Шунда ук текстка ябышмагыз»

Бик еш күзәтүләрдән чыккан фикерләр белән бүлешәсем килә. Сәхнәгә чыгуга текстка ябышмаска кирәк. Техниканы яхшы белсәк дә, үзебезнең тәнебез белән идарә итсәк тә, без, үзебезнең текстка битараф булмаган кешеләр, дулкынланабыз. Чыгуга текстка ябышсагыз, бигрәк тә кемнеңдер усал карашын күреп сөйли башласагыз, шунда ук сүзегез онытылачак.

Шуңа күрә, иң беренче, чыгасыз. «Үрдәк» күнегүен искә төшерәсез, елмаясыз, караш белән кешенең күзләрен күрәсез һәм дулкынлануны бетерәсез. Пауза, тынлык урнаша. Гадәттә, ул өч секундлык пауза була. Шуннан соң гына сөйли башлыйсыз.

«Бөтен гәүдә белән йөрмәгез»

Икенчедән, иң зур хата – бөтен тәнең белән йөрү. Аяк белән генә йөрегез. Сәхнәгә чыгуыгыз – үзе үк вакыйга. Аяк кына йөри, гәүдә – төз.

«Авыз җиңелчә ачык булсын»

Өченчедән, сәхнә теле галимнәре безгә: «Кысылган теш казнасы фикерне тотмый», – ди. Авыз ачык булырга тиеш. Кечкенә чакта дөньяны ничек өйрәнә идегез? Курыкканда нишли идегез? Авыз ача идегез. Ачыз авыз игътибарны җыймый. Иреннәр җиңелчә генә ачыла.

«Мөһим сүзләр алдыннан паузалар ясагыз»

Кеше табигате белән психологик яктан шулай яратылган: кеше безне паузада гына ишетә. Бертуктаусыз сөйләп торсагыз, бернәрсә дә ишетми калачаклар. Сөйләгәндә мөһим вакыйгалар, мөһим сүзләр янында пауза бирелә. Шуңа күрә сөйләм салмак булырга тиеш, аның өчен, алдан текстыгызга пауза урыннарын үзегез өчен билгеләп чыгыгыз, сөйләп карагыз. Һичьюгы, торып басып, кычкырып укып карап чыгарга кирәк. Әгәр үзегезне тыңлауларын телисез икән, сөйләмегез белән җәлеп итәргә телисез, сезне онытылып, ләззәтләнеп, хозурланып, сокланып карап утырып тыңлауларын телисез икән, паузалар кирәк һәм сөйлисе текстыгызны бер тапкыр булса да укып чыгу кирәк. Чыгыш ясау сәнгате – ул үзе бер сәнгать, – диде Илсөяр Шиһапова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100