Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөяр Рәмиева: «Сөембикә югалтылган дәүләтчелегебезнең символы булып яшәвен дәвам итә»

Төркиядә яшәүчe милләттәшeбeз, филoлoгия фәннәрe кaндидaты, Истанбулдагы Едитепе Университеты галиме Илсөяр Рәмиeвa Сөембикә-Ханбикә турында фикерләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Илсөяр Рәмиева:  «Сөембикә югалтылган дәүләтчелегебезнең символы булып яшәвен дәвам итә»
1000kitap.com/yazar сайтыннан

- Мин 2002 елда «Дөнья әдәбиятында Сөембикә образы» дигән темага кандидатлык диссертациясе якладым. Шул белемнәремә таянып, Ринат Мөхәммәдиев «Интертат»ка биргән интервьюсында әйткәннәр дөреслеккә туры килеп бетми, татар әдәбиятында Сөембикә образы читтә калмаган дип әйтә алам.

1903 елда Риза Фәхретдиннең Сөембикә ханбикәгә багышланган беренче мәкаләсе «Мәшһүр хатыннар» дигән китабында дөнья күрә. Автор Сөембикәне гүзәл, акыллы, мәшһүр хатын, Казан ханлыгының күп кенә тарихи вакыйгаларында әһәмиятле урын тоткан ханбикә дип тасвирлый.

ХХ гасыр башы күренекле татар тарихчысы Зәки Вәлиди «Төрек вә татар тарихы» китабында Казан ханлыгының мәшһүр ханбикәсе Сөембикә шәхесенә дә беркадәр тукталып китә, аның сәяси зирәклеге, рухи батырлыгы турында соклану белән яза. Ул Сөембикәне «гаять акыллы һәм эшлекле хатын» дип атап, аның бу сыйфатларына кат-кат басым ясый. Идарәче буларак зирәклеге һәм акыллылыгы буенча аны Казан ханлыгының иң мәшһүр ханы Олуг Мөхәммәд белән тиңли. «Олуг Мөхәммәдтән кала бу сыйфатлар бер ханга да насыйп булмаган иде», - ди автор.

Һади Атласиның (1876–1938) Казан ханбикәсе Сөембикә турында, тарихи чыганакларга нигезләнеп, фактик материалларга бай «Сөен-бикә» дигән очерк – «тарихи хикәя» язып бастыруы билгеле.

1913 елда хатын-кызлар өчен ике атнага бер «Сөембикә» журналы нәшер ителә башлый. «Сөембикә» журналы битләрендә ханбикә турында да берничә язма нәшер ителгән. Болар – шагыйрь Г.Рәшидинең «Сөембикә бәете» (1912), Һади Атласиның «Сөембикә» әсәренә Зәки Вәлиди язган тәнкыйть мәкаләсе (1914), Шәһит Әхмәдиевнең «Мәшһүр хатыннардан Сөембикә» (1916) дип аталган романтик нәсере.

Язучылар ярасында Сөембикә темасына беренче булып мөрәҗәгать итүче автор – Гаяз Исхакый. Аның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» (1902–1904) исемле антиутопиясендә Сөембикә образына да урын бирелгән, язучы аның образына тарихи һәм милли эчтәлек салып бирә, күпмәгънәле романтик символ дәрәҗәсенә күтәрә.

Сөембикә темасын шагыйрь Мәҗит Гафури да читләтеп үтми. 1907 елда «Милләт мәхәббәте» исемле милли хисләр белән үтәли сугарылган җыентыгына «Сөембикә манарасы» исемле шигырен урнаштыра ул. Әсәрнең икенче исеме – «Хан мәсҗеде». Мәҗит Гафуриның Казан ханбикәсе Сөембикә турында язылган икенче әсәре 1910 елда язылган «Тәэссоратым. (Әдәбияттан бер кисәк)» дигән шигырьләр җыентыгында урын алган.

Галимҗан Ибраһимов та «Татар шагыйрьләре» китабында Сөембикә исемен телгә ала.. Әдип Тукайның баштарак бөтендөнья мөселманнары хакында кайгыртуын, гыйлем һәм мәдәнияттә урта гасырларның Париж һәм Лондоны саналган Багдад, Кордова хәлифәлекләре турында язуын, ә соңрак төрки-татарларның шанлы тарихын яктыртуга күчеп, татарларның да тарихта тирән эз калдырган дәүләтле, мәдәниятле, ханнары да булган халык дип яза башлавын искәртеп китә. «Моңлы азан шагыйрьне тарихка алып китә, ләкин инде аның тарихында Һарун әр-Рәшидләр, Габдрахман Салислар юк – анда хәзер Сөембикәләр – иске шаннар, татар дәүләтләре...»

ХX гасыр башында Казан ханлыгы һәм аның ханбикәсе турында берничә сәхнә әсәре дә иҗат ителү мәгълүм. Шуларның берсе – 1910 елда язылган Казан ханлыгының соңгы көннәрен тасвирлаган, Сөембикә ханбикә турындагы җиде пәрдәлек тарихи пьеса. Бу хакта «Вакыт» газетасының 597 нче санында кыскача хәбәр басылып чыга. Әмма пьесаның тексты һәм авторы кем булу билгеле түгел.

Вакытлы матбугат битләрендә шагыйрь Фазыл Туйкинның да «Сөембикә» драмасын язып бетерүе турында хәбәр ителгән. Хәбәрдә милли һәм иҗтимагый үзгәрешләргә бай булган тарихыбызда драма һәм фаҗига язар өчен әллә никадәр материал һәм каһарманнар булу турында сөйләнә, мондый пьесаларның театр сәхнәләрендә куелырга тиешлегенә басым ясала.

Сөембикәгә багышланган өченче әсәр – төрек офицеры Гали Хәйдәр тарафыннан язылган «Шаһгали хан» исемле фаҗига. Бу трагедия дә (татарчага тәрҗемә ителеп) «Сәйяр» труппасы артистлары тарафыннан Казанда 1918 елның 4 маенда сәхнәгә куелган (басылмаган, кулъязмасы сакланмаган).

1913 елда Фатих Әмирханның «Ай өстендә Зөһрә йолдыз», «Сөенбикә», «Картада оттырылган кыз» исемле романтик хикәяләрне берләштергән «Халык кызлары» дигән җыентыгы дөнья күрде (1925 елда Казанда кабат басылды).

Сөембикә ханбикә турында икенче бер проза әсәре 1916 елда Шәһит Әхмәдиев тарафыннан языла һәм «Сөембикә» журналы битләрендә басылып чыга.

Болар ХX гасыр башында Сөембикә образының татар халкының хәтерендә милли образ буларак яшәгәнлеген күрсәтеп тора. Сөембикә белән бәйле бәетләребез дә моңа дәлил булып тора. Галимнәребез фәнни хезмәтләр яза, язучыларыбыз аны милли символ – милләт анасы образы дәрәҗәсенә күтәрә. Xалкыбызның хәтерендә Сөембикә югалтылган дәүләтчелегебезнең символы булып яшәвен дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100