Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөянең «уңыш сере» турында сөйләшү: артист уңышының яртысы кемнеке?

news_top_970_100

Илсөя Бәдретдинованың стилисты социаль челтәрләрдә җырчыны фотосессияләргә әзерләүнең ни дәрәҗәдә катлаулы процесс булуын күрсәткән. «Сез матур фото гына күрәсез. Ә бит Илсөя сезнең өчен яңа юбилей программасын әзерләүгә күпме көч сарыф итте. Үз һөнәренең чын осталары булган тулы бер команда белән эшләде», – дип яза ул.

Интернетта утыручылар Илсөянең берсеннән-берсе купшы яңа образларына инде ияләшеп бетте бугай. «Иң шәп сәхнә костюмнары элек Хәния Фәрхидә иде, ә хәзер сездә ахры», – дип, бер кеше генә комплимент ясаган. Ә калганнарның игътибарын видеода күзгә чалынып-чалынып алучы Гүзәл Карамиева, ягъни, җырчының концерт директоры җәлеп иткән.

«Карамиевага да үзгәрергә вакыт. Яңа прическа ясагыз әле шуңа»;

«Карамиева, бик сикеренмә, күкрәкләрең кечерәеп кала күрмәсен», – дип, комментарийлар калдырганнар аның турында.

Ә берсе бөтенләй кызып китеп: «Бу директорыгызның бер кирәген тапмыйм. Телефонга төшереп йөреп, «акча көрәгәнгә» охшап тора. Илсөянең йомшак ягын табып көн итә», – дип язган ул.

«Төркемдәге иң зур эшне эшли торган кеше ул Гүзәл Аликовна, Сез дөрес уйламыйсыз», – дип яклаган дустын иң беренчеләрдән булып Илсөя.

«Берни белмәгән килеш кеше турында шулай язу матур түгел», «Кулыңнан килсә, син дә Илсөянең йомшак ягын табып, телефон тотып йөр. Бу сүзләрне язганчы, Гүзәлнең бер көнен үтеп кара, аннан сөйләшербез», – дип ачуланучылар да булган. 

«Бу – бары тик минем фикер генә», – дип, үз сүзен бирергә теләмәгән әлеге ханым.

Журналист Гөлинә Шәйхи исә аңа болай дип комментарий калдырган: «Сер итеп кенә бер әйбер әйтәм. Татар эстрадасының ярты артисты: «Илсөянеке кебек директор булса гына, залларны тутырып, концертны 9 көн югары дәрәҗәдә эшләп була», – диешәләр. Чөнки артистның ярты уңышы концерт директорыннан тора. Бүгенге көндә иң көчле төркем – Илсөя төркеме. Директорыннан башлап, ут куючысына кадәр. Бернинди төчеләнүләрсез әйтәм».

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100