Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова образлары белән шаккатыра белә. Аның үзенең генә, бөтен төркеменең сәхнә образлары һәрвакыт үзенчәлекле. Бу көннәрдә генә җырчы «Сәер кеше» җырына клип төшерде. Һәм анда мөгезләр, еланнар, каурыйлар, ялкын – барысы да бар.
Кичке якта башланган съемкалар иртәнге 5кә кадәр дәвам иткән иде. Комментарийлар буенча, клип Кукмара районында төшерелгән. Күпләр бу урынны таныган.
Образларга килгәндә, алар бик үзенчәлекле. Төркемдәге һәр кешенең мөгезе бар. Костюмнар ак һәм кара төсләрдә ясалган, кызларның чәчләре каурыйлар, җепләр катыштырып үрелгән. Битләргә ак, кара буяу белән ясалган сызыклар, нокталар, билгеләр образны тулыландырган. Комментарийлар калдыручылар арасында образны нык ошатучылар да, «җен» образы күрүчеләр дә бар.
«Тиздән башлыйбыз. Җитәме бу көз, юкмы? Күрсәтәсе килә, күрешәсе килә», – дип язган җырчы үзе. Яңа программасына Илсөя Бәдретдинова «едриткудрит» дип исем биргән иде.
«Мөгезләр белән арттырып җибәрмәдегезме? Демонга охшаган», – дип язган Сафия исемле язылучысы. «Демон түгел, чын шайтан», – дип бу комментарийга җавап язганнар. Соңгысына Алмаз Мирзаянов : «Тәһарәтләнеп ятыгыз», – дип язып калдырган.
Бу теманы дәвам итсәк, Илсөяне Малефисентага охшатучылар да бар. «Шаман балалары», «Фу, нинди җеннәр йөри анда», – дип язганнар.
Әлбәттә, образлар белән сокланучылар күбрәк.
«Бу – бомба! Татар эстрадасын дер селкетә ИБ банда. Көтәбез», – дип язган Фәридә Әхмәтҗанова.
«Бу клип сиңа болында чәчәк иснәп йөрү түгел инде. Күпме галәмәт монда», – дип язганнар.