news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Илсөя, Ландыш, Иркә»: Марат Яруллин кызларга багышланган җыр чыгарды

news_top
«Илсөя, Ландыш, Иркә»: Марат Яруллин кызларга багышланган җыр чыгарды
Фото: Марат Яруллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар эстрадасының яшьләр дә, әбиләр дә һәм бәбиләр дә яраткан җырчысы Марат Яруллин «Кызлар» дигән яңа җырын тәкъдим итте. Текстны Эльвира Әхмәтова, җырның көен Гүзәлия иҗат иткән. «Үз исемегезне таптыгызмы, кызлар?» – дип мөрәҗәгать иткән төрле исемнәрне атап җырлаучы җырчы.

Җырчының иҗатын яратучылар арасында үз исемнәрен ишетүчеләр чиксез куанган, үз исемнәрен тапмаучылар үпкә белдергән. Шулай ук «исем мөһим түгел, җыр – бомба», «хит булыр» дип тә язганнар.

«Илсөя, Ландыш, Иркә,

Бик нык күрәсем килә.

Барыгыз да шундый назлы,

Шундый матур сез нигә?

Гүзәлия, Мәликә,

Үттегез сез күңелгә.

Өзгәләнәм сезне уйлап,

Күңел калды күмергә.

Әйләнде инде баш,

Сайлыйм соң кайсыгызны?

Яратамын барыгызны...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар