Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова тузганак турында: «Нинди файдалы дару үләне өстеннән йөрибез!»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова тузганак турында: «Нинди файдалы дару үләне өстеннән йөрибез!»
Илсөя Бәдретдинованың шәхси аккаунтыннан

Җырчы телеграм каналында бик матур, җылы фотолары белән уртаклашкан. Ачык яшел күлмәк кигән, башына җете сары яулык ураган Илсөянең тузганаклар арасында төшкән сурәтләре искиткеч сихри, китаплардагыча әкияти килеп чыккан...

«Тузганакны берничә илдә прәме утыртып, сулар сибеп тәрбияләп үстерәләр икән. Тамыры да, яфрагы да, чәчкәсе дә нык файдалы булганга. Кытайдан килгән кунаклар Казан уртасында тузганак үскәнен күреп шаккатканнар. «Сез нинди кыйммәтле дару өстеннән йөргәнегезне аңламыйсыз бугай?» – дигәннәр.

Чынлап та шулаймы икән ул? Бакчадан тамырын чистартып хәлдән таябыз шуның... Бездә буа буарлык ул... Карагыз...» – дип язган әлеге фотолары астына җырчы.

«Тузганактан кайнатма һәм бал ясаганнарын беләм», «Яфрагын салатка кушалар», «Элек әбиләр аны җыеп киптергәннәр. Ашказаны авыру кешеләр төнәтмә ясап эчә торган булганнар. Хәтта тамырын ышкып юып, цистит дигән чиргә каршы ванналар ясаганнар. Хәзер генә әллә үләннәр көченә ышанмыйбыз, әллә ялкаулык көчле. Җиңел бит – даруханәгә чыгабыз да дару алабыз», «Элек ишегалдында ни бар, күбесен файдалана иделәр. Без генә белмибез хәзер. Өйрәнеп калмаганбыз», «Әйе, мең төрле чирдән дәва. Мин балын кайнаттым. Көн саен төнәтеп, суын эчәм. Иренмичә кулланырга гына кирәк. Аяк астыбызда үсеп утырган алтын бәяле дару үләннәре бар. Актуаль тема ачып җибәрдең әле, Илсөя», – дип язганнар аңа виртуаль дуслары.

«Кытайлар бөтен бөҗәкләрне дә ашап баралар, нинди файдалы үләннәр бар, бөтенесен җыялар. Искиткеч халык», – дип язып куйган берәү.

«Чәчкәдән дә чибәр, кем ул дисез?

Ул бит безнең җаный – Илсөя!

Үзе матур, буй-сыннары зифа!

Яше-карты, балачагалары –

Барысы да аны нык сөя!» – дип, тузганакны да, кытай халкын да онытып, шигырь юллары белән Илсөянең үзенә сокланучы да булган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100