Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованың улы әнисенең иң зур хыялын чынга ашырырга тели

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинованың улы әнисенең иң зур хыялын чынга ашырырга тели
Фото социаль челтәрдән алынды

Илсөя Бәдретдинова улының бер матур шөгыле булуы турында сөйләгән иде инде. Нариман буш вакытларында рәсем ясау белән мавыга. Җырчы социаль челтәрләрдә баласының чираттагы эшен күрсәтте. Бу юлы Нариман әнисе белән бер кафеда утыру тарихын комикслар аша күрсәткән. Берничә битлек комиксларга әни белән улның берничә сәгатьлек сөйләшүе дә, Илсөя Бәдретдинованың иң төп хыяллары да сыеп беткән. Рәсемнәргә караганда, Нариман әнисенең кыз бала сөясе килү теләген үзе чынга ашырмакчы. Якын киләчәктә Илсөя Бәдретдиновага кыз баланы әби ролендә сөю насыйп булмагае.

«Шиһапов Нариман эше. Улыыыым, ну ничек куймыйм инде мин бу матурлыкны? Чудо ты мое! Ачуланма! Бу – безнең бер кафеда сөйләшеп утыру тарихы. Нариманның хобиие. Һәрбер деталенә кадәр яратып ясый ул рәсемне. Наримачо, респект, чувак», – дип, яшьләрчә мөрәҗәгать итеп яза Илсөя улына.

«Нариман иҗатына күпме зирәклек сыйган», – дип сокланышалар бу рәсемнәргә Илсөя Бәдретдинованың язылучылары.

Ә ахыргы хыялга җавап нинди бит… Нариман булдыра. Башка сүз юк;

Ышанып булмый. Татар дискәтүкләре оештырганда сәхнә артында әти-әнисенә ияреп йөргән бу бәбкәне хәтерлим. Ә хәзер нинди зур, акыллы егет булып үсеп җиткән. Горурлык хисе, Илсөя. Нинди ул тәрбияләгәнсең!;

Еладым. Көчле һәм акыллы кешедән генә шундый бала туа. Искиткеч тарих. Бу – рәсемгә салынган язмыш. Бу – син, – дип тә комментарийлар калдыралар.

Нариманның комикслары:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100