Тиздән җырчы Илсөя Бәдретдинованың тормышы турында китап дөнья күрәчәк. Аны журналист, «Ватаным Татарстан» газетасының элекке баш мөхәррире Гөлнара Сабирова яза. Бу хакта үзенең сәхифәсендә Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры Гүзәл Карамиева хәбәр итә.
«Яңалыгыбыз бар! Беләм, моны сез дә көттегез, без дә... Декабрь аенда узачак Казан концертларына Илсөя Бәдретдинованың язмышын чагылдырган бик саллы китап чыгачак. Һәрхәлдә Гөлнара Сабирова өлгертәм дип вәгъдә бирде», – дип яза ул.
Илсөя Бәдретдинова сүзләренчә, аның әлеге китапны язу өчен нәкъ менә Гөлнара Сабированы сайлап алуы юкка гына түгел.
«Бу зур, матур, тарихи әйбер булачак. Минем эчемне, тышымны, узган гомеремне белгән кеше буларак, китапны 100 процент барып җитәрлек итеп яза белгән кеше бары тик Гөлнара Ильяcовна гына», – дип сөйли ул.
Гөлнара Сабирова исә әлеге китапның бер үзенчәлеге булачагын да билгеләп үтә. «Бу - язмыш. Язмыш аша башкаларга эндәшү», – ди ул.
Җырчының «подписчиклары» бу китапны инде көтәләр. «Китапны кулга алырга язсын», «Ул рус телендә булачакмы, татар телендәме. Ике версиядә дә булсын иде», «Гөлнара Ильясовна тотынгач, шәп булачак», – дип язалар. «Күз яшьләре аша елмаю» һәм «Мин тормышны яраттым» дигән исемнәр дә тәкъдим итәләр.