Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова татуировкасын күрсәтте

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова татуировкасын күрсәтте
"Татар-информ" архивы

Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрләрдә яңа прическасын күрсәтте. Чәче җыелып куелган булу сәбәпле, муен турысында чәчәккә охшаган сыман «тату»ны күпләр күреп алган.

Җырчының виртуаль дуслары аның нәрсә аңлатканын  һәм, «тату» ясаткан өчен мәрхүмә әбисе нәрсә дип әйткән булыр иде микән, дип кызыксынган.

«Ул күп нәрсәне аңлата инде. Берәр кайчан язармын әле», – дип вәгъдә иткән җырчы.

«Бер генә тапкыр яшисең, кызым! Ничек яшисең килә – шулай яшә! Кешеләр өчен түгел, үзең өчен!» – дип җавап биргән Илсөя әбисеннән үзе ишетергә теләгән җавапны.

«Ә чынлыкта… «Тьфу, кит моннан», – диеп, к..емә тибеп чыгарган булыр иде», – дип җавап биргән әбисенең холкын яхшы белгән Илсөя Бәдретдинова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100