news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованың музыканты Фәнзил Шәрифуллин гаиләсендә сөенеч

news_top
Илсөя Бәдретдинованың музыканты Фәнзил Шәрифуллин гаиләсендә сөенеч
https://vk.com/id62475687

Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләүче музыкант Фәнзил Шәрифуллин әти булган. Шатлыклы хәбәр төркемнең Башкортстан якларындагы бер концерты вакытында килеп ирешкән. 

«Дуслар, хөрмәтле тамашачылар, минем сезгә бер бик матур яңалыгым бар. Безнең Фәнзилебезнең малае бар. Фәнзил, сине чын күңелебездән тәбрик итәбез, яме. Җир йөзендәге иң бәхетле, иң сәламәт бала булсын. Әти-әнисенең горурлыгы булып, ух, безнең егет бит бу дип сокланып карап тора торган, әтисе кебек чын ир, әнисе кебек акыллы булып үссен», – дигән Илсөя Бәдретдинова Фәнзилгә. Видеоны җырчының социаль челтәрләренә урнаштырганнар. 

Социаль челтәрләрдә утыручылар да сабыйның сау-сәламәт, тигез канатлы булып үсүен теләгәннәр. «Фәнзилнең үзе кебек ут булсын», - дип тә язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар