Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованың «күңелне айкаган» җырына клибы чыкты

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинованың «күңелне айкаган» җырына клибы чыкты
Фото социаль челтәрдән

Илсөя Бәдретдинованың бөтенләй башка юнәлештә эшләнгән «Юксыну» җырына клибы чыкты.

«Аллага шөкер, миңа да кинода үз өлешемне кертергә насыйп булды. Тиздән «823-й километр...» дип аталган документаль фильм дөнья күрәчәк. Минем анда кечкенә ролем бар, һәм бу фильмда лейтмотив булып, минем башкаруда «Юксыну» җыры бара. Сезгә бүген шушы җырны тәкъдим итәбез. Ул барлык музыкаль мәйданнарда. Сибгат Хәким сүзләре, Ш.Мәҗитов көе. Күңелләрегезгә хуш килер дип өметләнәм», – дип тәкъдим иткән иде бу җырын Илсөя Бәдретдинова. Хәзер җырчы фильмның нәкъ 1 айдан барлык кинотеатрларда да карарга мөмкин булачагын хәбәр итте.

«Җыры да, клибы да – «ут»;

«Илсөя, башка беркайчан да «җырлый белмим» дип әйтмәгез. Күңел биреп, җылылык белән, күңелгә үткәреп башкарасыз»;

«Матур ич»;

«Бу тавышны беркемнеке белән бутап булмый. Бик матур үзенчәлекле тавыш», – дип бәяләгән җырчының иҗатын күзәтеп баручылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100