news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры: «Бөтен әйберен минем сумкага тутыра»

news_top
Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры: «Бөтен әйберен минем сумкага тутыра»
Фото: © «Татар-информ»

Җырчы Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры Гүзәл Кәрамиева бергә Уфага китеп баруларын социаль челтәрләрендәге сәхифәдә күрсәтте.

«Уфага китеп барыш. Иртәгә – Илдус Дәүләнов концерты. Аннан Себер якларына кузгалабыз. Анда 2 ел кермәгәнгә», – дип яза ул.

«Менә карагыз, бу – Илсөя Бәдретдинова, менә аның сумкасы, күрәсезме – шундый матур, миниатюр. Ә хәзер минекенә карагыз», – дип, ул шактый олы рюкзагын күрсәтүгә, җырчы: «Нигә соң синеке алай?» – дип сорый.

«Чөнки, Бәдретдинова бөтен әйберен миңа тутырды», – дип көлә Кәрамиева.

«2 алма салдым, 2 йомырка өстәлдә иде, косметичка, тагы бер әйбер салып куйдым», – дип җавап бирә Илсөя. Концерт директоры исә аның турында феннары-ниләре бөтенесе үзенең рюкзакта булуын әйтә һәм алма пирогын алмавын да әйтеп куя.

Аннары Кәрамиева Илсөя Бәдретдинованың чәч резинкасы төсле беләзекләренә һәм алкаларына да бәйләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар