Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованың концертына Илфак Шиһаповның кызы килгән

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинованың концертына Илфак Шиһаповның кызы килгән
социаль челтәрләр

Илсөя Бәдретдинованың Казанда узган концертларына мәрхүм ире Илфак Шиһаповның беренче никахыннан туган кызы Зәринә дә килгән. Илсөя әтисен искә алган мизгелләрдә ул күз яшьләрен тыеп тора алмаган. Видео белән сторисларында артист Алмаз Мирзаянов уртаклаша. «Илфак абыйның кызы Зәринә белән янәшә утырабыз. Елый. Күңелем белән кушылам», - дип язган Алмаз.

Илсөя Илфак Шиһаповның үз тормышындагы бик кадерле кеше икәнлеген сөйли. Бүгенге көндә Илфак истәлеге булып улы Нариман үсеп җитүе хакында әйтә. 

 Быел минем улыма 20 яшь була. Ике метрлы, спортсмен улым бар минем. Илфак малае… Нәкъ шундый. Нәкъ шулай сөйләшә, нәкъ шулай йөри. Кайчакта кычкырып көлеп җибәрәм. Ай, Аллам, минәйтәм. Илфак исән кебек.

Бер генә концертымны да Илфак белән сөйләшмичә башламыйм. «Шунда басып, карап тор. Килешмәгән җирләрен төшемә кереп булса да әйтерсең», - минәйтәм.

Бүген Сергей Викторович белән иҗат юлыбызны ничек башлаганны искә төшереп утырдык. Мин, Илфак, Сергей Викторович авылларга чыгып китәбез. Илфак оештыру эше белән йөри, без Серега белән эскәмиягә чыгып утырып, саныйбыз. «Әнә, мать, один халык идет, два халыка идет, три», - ди. Ну максимум "пять халыков" булгандыр инде анда. Шул вакыт: «Илсөя, еллар узгач син шундый заллар җыя алачаксың әле, дип әйткән булсалар, ышанмаган булыр идем», - дип сөйли Илсөя Бәдретдинова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100