Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә гаиләсе ишәергә торуы турында хәбәр итә. Тик бу җырчының үз гаиләсенә кагыйлмый, ә икенче гаиләсе – иҗат коллективы турында сүз бара.
«Безнең гаиләбез ишәергә тора. Биюче егетләр эзлибез. Буйлары 175-185 см булуы шарт. Видеоларыгызны концерт директоры Гүзәл Карамиевага җибәрү сорала», – дип язган җырчы.