news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованың әнисе урынына калган апасы: «Яхшы мужик тап. Рәхәтләнеп яшәгез»

news_top
Илсөя Бәдретдинованың әнисе урынына калган апасы: «Яхшы мужик тап. Рәхәтләнеп яшәгез»
Фото: © «Татар-информ», Расих Фәсхетдинов

Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдә эчкерсез бер видео күрсәтте. Бу юлы ул әнисенең бертуган апасы Нурсинә ханым белән таныштыра. Видеодан аңлашылганча, Илсөя Бәдретдинова апасына бүләкләр җибәргән, аларны Нурсинә апага аның улы Равил алып кайтып биргән.

«Илсөя, бүләкләреңне Равил китерде. Бик зур рәхмәт, кызым. Бәхетләрең булсын. Яхшы мужик тап. Рәхәтләнеп яшәгез. Мине куандырган өчен рәхмәт… Рәхмәт яусын. Исән булыгыз, шулай йөре.

Мин – әниең урынына калган кеше. Тагын ничә ел яшисемне белмим әле», – дип, Илсөягә рәхмәтләрен юллаган Нурсинә апасы.

Илсөя Бәдретдинова бу видеоны аеруча җылылык белән чыгарды. «Бу – минем әнинең бертуган апасы Нурсинә апа. Шундый рәхәт кеше ул. Яратам шуның сөйләшкәнен. Сезгә дә ишеттерәсем килде», – дип таныштырды аның белән җырчы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Молодец апа исенлек бирсен барчабызгада заманалар тынычлансын иде. Илсеяне яратабыз бехетле булсын. 🙏🤲🤲🤲
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар