Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованы төркемендәге егетләр сәхнәдә чишендергән

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинованы төркемендәге егетләр сәхнәдә чишендергән
Фото: Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Күрсәтәсем килә» дип исемләнгән программасыннан өзекләр куя башлады. Аларны карап күрәсе килүчеләр саны да арта, «тизрәк күрәсе килә» дип түземсезләнүчеләр дә күбәйгәннән-күбәя.

Былтыргы программада җырчы ут сүнгән арада күлмәген алыштырса, бу юлы утны сүндереп тормаганнар. Җырчы «Океан» җырын башкарганда, төркемендәге егетләр башта перчаткаларын, алкасын, баш киемен салдырып ала. Иң ахырдан Джо җырчының муеныннан, биленнән назлы сыпырып, күлмәген тартып төшерә. Илсөя яңа образда кала.

Комментарийларда сәхнәдәше Данир Сабиров үзенең сукыр булмавына, бу хәлне күрә алуына куануы турында яза. Алмаз Мирзаянов бу юлы җырчының утны сүндермәгәнен искәрткән.

«Синнән ни көтәргә белмәссең… «Ут» булган», – дип язган шагыйрә Гөлүсә Шаһбан.

«Җырчының һәр номеры фильмга тиң», – дип белдерә халык.

Илсөя Бәдретдинованы хәтта «примадонна» дип тә язганнар. «Алай димәгез әле. Ул – бик зур исем», – дип җавап язган җырчы.

«Бик дөрес сүз, сез лаеклы», «100 процент килешәм», «Бигрәк эсселе-суыклы итә торган булган бу, әй», «Ут-хатын», «Текә» артист, шаккатыра беләсез», «Татарстанның һәм Россиянең башка җырчыларында мондый сәхнә костюмнары юк. Барлык нечкәлекләре уйланылган. Бу – профессиональлек. Җырны башкаруы һәм аларны сайлавы турында ни әйтергә дә белмим. Сулыш алмыйча тыңлыйм», – дип үсендергәннәр җырчыны.

«Джо «наглый» икән», «Төркемгә килде генә, инде чишендерә дә», – дигән комментарий да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100