![Илсөя Бәдретдинова: «Мин җырлый да белмим»](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2022/8/22/e439758d64d4f3c58bd61911b0948ed6.jpg)
– Илсөя, син бит җырлаудан башка берни дә эшли белмисең.
– Юк… Ялгышасыз… Мин җырлый да белмим…
Илсөя Бәдретдинова виртуаль дусларына шундый диалог тәкъдим иткән.
«Үз-үзләреннән көчле кешеләр генә көлә белә», – дип язган журналист Зәмирә Рәҗәпова.
«Яратабыз җырлый белмәгәнегезне», – дигән комментарий калдырган Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев.
«Аның каравы дөресен сөйли беләсез», «Җырлый белмим, дип әйтә алмыйсыз. Сез бит – Зәкиевич укучысы. Укытучы нинди – укучы шундый», «Көчле кеше», «Берни эшли белмәүчеләрне артларына утырта беләсез», «Син җырлый белмисең, Фирдүс акыра, ә халык сезне үлеп ярата», «Сезнең кебек җырчылар юк», «Сезгә башка эш белү кирәк тә түгел», «Җырлый белмәсәгез, зал тутырып тамашачы җыя алмас идегез», – дип комментарийлар калдырган җырчының иҗатын күзәтеп баручылар.