Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдиновага: «Зәвыксыз, инопланетянин костюмы кигән»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдиновага: «Зәвыксыз, инопланетянин костюмы кигән»
"Татар-информ" архивы

Илсөя Бәдретдинованың бу сезондагы металл төсендәге костюмын ошатмаганнар. Бу турыда җырчының «Вконтакте» челтәрендәге видеосына комментарийларда язганнар.

«Коточкыч, зәвыксыз. Җыры да, костюмы да, биючеләре дә бии белми», «Инопланетянин костюмы», дип язганнар йөзләре яшеренгән аккаунттан.

Әмма җырчыны аның иҗатын яратучылар шунда ук яклап чыккан һәм «модницаларны» тетеп атканнар: «Бик талантлы хатын булгач, матур костюм тек тә чыгып җырла», «Зәвыксыз – ул син. Ябык аккаунттан төкерек чәчеп утырасың. Илсөяне яратабыз, костюмнары да искиткеч. Синең зәвыгың булмау - синең кайгың», «Тормышта бернигә ирешмәгәнсез, шуңа ачулы сез».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100