Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдиновага язалар: «Возьми меня» булган бу»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдиновага язалар: «Возьми меня» булган бу»
Фото: Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Илсөя Бәдретдинова һәм аның «ИБ банда»сы, бик тырышып, «Күрсәтәсем килә» дип исемләнгән яңа концерт сезонына әзерләнә. Җырчы яңа образларын һәм номерлардан өзекләрне социаль челтәрдәге сәхифәсендә күрсәтә башлады. Бу бик аз өлеше генә, әле күрәселәр алда…

Җырчы ясалма яңгыр явып торганда төшерелгән видеоны тамашачылары белән бүлеште. Тик халык җырчының яңа образын гына ошатып бетермәгән. Аның үзенчәлекле муенсасы комментарий калдыручыларда хачны хәтерләткән, аннары җырчының изүе артык ачык булуга да ишарә ясаганнар.

«Бергә» җырына төшерелгән видеога комментарийларда җырчының иҗатын күзәтеп баручылар үз фикерләрен калдырганнар.

«Җыры бик матур, ә менә бу видео, клип дип әйтимме соң, бөтенләй ошамады. «Возьми меня» булган бу»;

«Уфффф! Хач бөтенләй килешми мишәр кызына!»;

«Әстәгъфируллаһ, ул хачны күкрәгегездән, зинһар, алып ташлагыз, калганы бар да әйбәт. Күкрәкләрегезгә күз генә тидермәсеннәр инде»;

«Я Аллам, ул хачны башка матур нәрсәгә алыштырып булмыймы?» – дип борчылган халык.

«Беренче карауга бик шәп, матур, көчле концерт булырга ошаган. Көтәбез!»», «Бик яхшы сезон булачак», «Каз тәннәре чыкты. Сез иң яхшысы», – дип өметләнгән концертларны көтеп алучылар.

«Аллаһының ризалыгы, бәрәкәте, ярдәме булсын сезгә, балалар, иҗатыгызда, юлларда, тормышыгызда. Хәерле сәгатьләрдә башлап, хәере, җиңеллеге белән башкарып чыгарга язсын сезгә бу зур эшләрегезне», – дип, матур теләкләр дә язганнар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 август 2024
    Исемсез
    Бер үк көй инде бар җырында да. Илсиянең башка дин кешесе булганын яңа беләм, бу минем өчен яңалык әле.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100