Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдиновага яшь фанаты: «Шикарная!»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдиновага яшь фанаты: «Шикарная!»
Фото: социаль челтәрдән

Илсөя Бәдретдинованың концертларына олылар гына түгел, балалар да бик яратып йөри. Шуларның берсендә сәхнәгә, бер тартма тәмлүшкәләр күтәреп, 12-13 яшьләр тирәсендәге малай да менгән.

Җырчы белән бик җылы итеп кочаклашкач, үсмер егет аңа: «Шикарная!» – дип, комплимент ясап куя. «Илсөя, рәхмәт булганыңа», – дип тә җибәрә. «Илсөянең ухожеры», – дип яза алар «Татарлар дөньяcында» телеграм-каналында.

Видеоны караучылар, Илсөя Бәдретдинованың яшь фанатының телгә осталыгына шаккатканнар. «Хәзер үсеп җитә ул, Илсөя»; «Шикарный» белән «не шикарный»ны аера беләләр шул егетләр»; «Шәп егет, шушы яшьтә ничек ярый белә теле белән, үскәч нинди булыр», – дип язучылар да бар.

«Ялкытты инде Илсөя малайларны аздырып, юк-бар сөйләнеп», – дип, җырчыны ачуланучы да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100