Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдиновага улы Яңа елга бик кирәкле бүләк биргән

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдиновага улы Яңа елга бик кирәкле бүләк биргән
"Татар-информ" архивы

«Әни, Яңа елга нәрсә бүләк итим?» – дип сораган Илсөя Бәдретдинованың улы Нариман.

«Миңа кирәкми торган әйбер бирмә, дидем. Менә бик кирәкле әйбер сайлаган», – дип, җырчы улын һәм аның бүләген видеога төшергән.

Видеода күренгәнчә, улы Нариман, матур итеп елмаеп, ике кулына Чаллыда җитештерелгән бәдрәф кәгазе тутырылган пакет тотып басып тора.

«Иң яхшы малай миндә. 3 пакет бәдрәф кәгазе», – ди Илсөя Бәдретдинова.

«100 данә! Яңа ел белән!» – ди улы.

Нариманның елмаюы җырчының виртуаль дусларын әсир иткән.

«Аның матур итеп елмаеп торуы – үзе зур бүләк!»;

«Улыгыз да үзегез кебек юмор хисе белән»;

«Бик дөрес аңлаган сезне улыгыз, сез аның белән бер дулкында»;

«Рәхәтләнеп көлдем, молодец та инде, шаянлыгы белән гел үзең, Илсөя»;

«Чын ирләр шундый була» кебек комментарийлар калдырганнар.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100