news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдиновага тамашачы: «Күз тидергәннәр сиңа, әллә өшкереп карыйммы?»

news_top
Илсөя Бәдретдиновага тамашачы: «Күз тидергәннәр сиңа, әллә өшкереп карыйммы?»
"Татар-информ" архивы

Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге битенә ымсындыра торган фото куйган һәм «нишләтергә бу күңелне» дип язган.

Пародист Данир Сабиров бу фотоны игътибарсыз калдыра алмаган. «Күңелең чыгып китеп бара шул», – дип комментарий калдырган ул.

Юмор остасының бу сүзләре язылучыларның күңелен ачкан, кәефен күтәргән. «Шәп әйттегез» ише комментарийлар һәм «рәхәтләнеп көлгән» күпсанлы смайликлар шул хакта сөйли.

«Күз тидергәннәр сиңа, әллә өшкереп карыйммы?»;

«Нәрсә булды, Илсөя? Гашыйк булдыңмы?»;

«Мәхәббәт килдеме әллә?» – дип аптыраган халык.

Шулай ук күңел кушканны эшләргә кушучылар да бар.

«Ноябрь ае – күңел төшенкелегенә китерә торган ай. Фотодагы күренеш кайберәүләрнең күңелен күтәреп җибәрер әле», – дип, башкалар өчен дә кайгырган берәү.

 

Фото: © Илсөя Бәдретдинованың Телеграм каналыннан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар