Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдиновага тамашачы: «Башың юк!»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдиновага тамашачы: «Башың юк!»
"Татар-информ" архивы

Илсөя Бәдретдинова концертында сәхнәгә күчтәнәч алып менгән тамашачысы белән аралашкан видео куйган.

Җырчы социаль челтәргә алма урлап ашаган видео куйганы турында сөйли. Тамашачылары, шул видеоны күргәч, концертка алма алып килгән.

«Тотындылар миңа алма ташырга. Өч капчык алма алып кайтып киттем. Мин әйтәм, дивана, ир сорыйсы булган бит инде, ә? Баш юк!» – ди Илсөя Бәдретдинова.

«Иии, башың юк!» – дип килешә тамашачы.

Бу видео җырчының күпсанлы язылучыларының кәефен нык күтәргән, комментарийларда «тәгәрәп көлгән» смайликларның чуты юк.

«Илсөя аптырап калмас иде, ирләр төяп җибәрсәләр дә», «Көчле әйттегез», «Апа да – нәкъ Илсөя кешесе. Бер дулкында болар», – дип язган тамашачылар.

«Ярый сорамагансың әле, җыен үтмәс товар мужикларын машинасы белән төяп җибәрерләр иде. Ашатып бетерә алмассың – әстәгъфирулла тәүбә», – дип, чынлап куркып куйган берсе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100