Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдиновага тамашачы: «Әниләр елаганда, концертларны туктатып торырга кирәктер»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдиновага тамашачы: «Әниләр елаганда, концертларны туктатып торырга кирәктер»
Фото "Татар-информ" архивыннан

Илсөя Бәдретдинова Чирмешән тамашачысына рәхмәт әйтеп, концерттан өзек куйган.

«Кыска гына видеодан да «супер» булачагы күренеп тора. Көннәрне санап көтәм», «Тизрәк күрәсе килә», – дип язган җырчының концертларын көтүчеләр.

«Илсөя, бик хөрмәт итәм үзеңне. Һәр программаңны карап барам. Шулай да әйтәсе килә. Ул концертларыгызны туктатып торырга кирәктер, дип уйлыйм. Бу сиңа гына кагылмый. Барлык артистларга да кагыла. Бөтен әниләр елап утырганда, күңел ачып йөрү дөрес түгел. Мин моны бер төркем әниләр исеменнән язам. Дөньялар гына тынычлансын, җырларсыз», – дип мөрәҗәгать иткән бер тамашачы.

«Халык йөри бит, йөргәч, алар җырлыйлар. Йөрмәгез, ничек тыңлап утырасыгыз киләдер. Буш залга чыгып җырламаслар иде. Менә миңа, алтын бирәм, дисәләр дә, кирәкми», – дип тә комментарий калдырганнар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100