news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдиновага концертындагы беренче җырын 4 тапкыр башкарырга туры килгән

news_top
Илсөя Бәдретдиновага концертындагы беренче җырын 4 тапкыр башкарырга туры килгән
Фото: © социаль челтәрдән

Илсөя Бәдретдинованың Салават шәһәрендәге концертында көтелмәгән хәл булган. Аппаратура эшендә хилафлыклар килеп чыгу сәбәпле, җырчыга бер җырны кат-кат җырларга туры килгән.

«Шулайрак булды бүген. Концерттагы беренче җырны 4 тапкыр җырлаганым юк иде әле…» – дип язган җырчы.

«Бүген концерт алдыннан форс-мажор булды. Утта «скачок» булып, аппаратура сүнде. Ярты сәгать техник тәнәфес ясарга туры килде. Шулай булса да, җырлаштык», – дип тамашачыларга рәхмәт белдергән «ИБ төркеме»нең концертлар директоры Гүзәл Карамиева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар