Илсөя Бәдретдиновадан яңа җыр: «Мин булудан туктар идем, кеше сүзен тыңласам!»
Илсөя Бәдретдинова «Дулкыннарга каршы» җырының премьерасын тәкъдим итте. Яңа җыр барлык музыкаль мәйданнарда чыкты.
Җырның сүзләрен Альбина Бәширова иҗат иткән, ә көен Илдус Дәүләнов язган, шулай ук аранжировкасын һәм тавыш яздыру эшләрен дә башкарган.
«Мин булудан туктар идем, кеше сүзен тыңласам!» дигән җөмләсе бигрәк ошый инде үземә. Рәхим итеп, мәгез, кадерлеләрем!» – дип язган җырчы.
«Бик матур, сөбханалла, үзең кебек тагын бер «ут» җыр булган бу», «просто хит» дип бәяләгән җырчының иҗатын күзәтеп баручылар.