Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдиновадан яңа җыр - «Кайнар иде синең кочаклар»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдиновадан яңа җыр - «Кайнар иде синең кочаклар»
Җырчының шәхси битеннән

Татар эстрадасының иң танылган җырчыларының берсе Илсөя Бәдретдинова чираттагы хитын тәкъдим итә. «Кайнар иде синең кочаклар» дигән яңа җыр турында тамашачылар шундый фикердә.

«Бу җырга Айдар Тимербаев дус көен күрсәтү белән гашыйк булдым. Җәй көннәрендә, учак янында гитара белән җырлап утырырга тәмле җыр дип уйлап куйдым», - дип язган җырчы социаль челтәрдәге шәхси битендә.

«Кайнар иде синең кочаклар» җырының авторлары – Руслан Чернов һәм Айдар Тимербаев.

«Айдарның җырлары шәп инде. Ә Илсөя башкаруында булса бөтенләй ут. Бик җиңел, күңелле, матур җыр булган», - дип комментарий калдырган берәү.

«Җырларыгыз бер-берсенә ошый башлады» дип язучыга «Кайсы җырга охшаган?» – дип сораган җырчы.

«Өч гашыйк», «Бер», «Бер дустым бар» җырлары техник яктан төрле булсалар да, «изюминка» юк аларда, дип җавап биргән комментарий калдыручы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100