
Илсөя Бәдретдинованың «Чалмагөлем» дигән җыры чыкты. Җырчы, музыкаль мәйданчыкларда бу җырны табарга уңайлы булсын өчен нинди исем бирергә икән, дип баш ваткан иде. Ул аны «Чалмагөлем» (пион) дип язарга булган.
Җырның сүзләрен шагыйрә Сания Әхмәтҗанова иҗат иткән, ә көен Айдар Тимербаев язган.
«Мин гөлләргә күмәр идем сине, дидең,
Сөйгән чәчкәң кайсысы, дип сорау бирдең.
Аңларсың, дип, иң яраткан чәчәгемне,
Чалма гөлләр төшкән алсу күлмәк кидем.
Чалма гөлнең күңел тула исләреннән,
Баш югалттым татлы сөю хисләреннән.
Син оныттың сүзеңне дә, үземне дә...
Ә мин сине чыгаралмыйм исләремнән...»