
Илсөя Бәдретдинова «Мәңгелеккә килми әниләр» дип аталган яңа җырын тәгъдим итте.
«Айдар Тимербаев «Мәңгелеккә килми әниләр» җырын җибәргәндә, нәкъ тормыш турында уйланган, күңелем төшкән вакыт иде.
«Минем җыр, Айдар. Хәзер рәхәтләнеп бер елыйм да шалтыратам үзеңә», – дип яздым, ике дә уйламыйча.
Әни бакыйлыкка күчкәндә, миңа 21 яшь иде. Нык иртә китте... (55 яшьтә). Хәер, әниләр ничә яшьтә китсә дә, иртә кебектер инде ул. Сине ничек бар – шулай кабул итүче, соңгы минутына кадәр җанын бирергә әзер торучы бердәнбер кеше!» – дип яза Илсөя Бәдретдинова премьерасы турында.
«Мәңгелеккә килми әниләр,
Дога укып инде көтмиләр.
Җәннәт түрләрендә булсалар да,
Бәгырь түрләреннән китмиләр...»