news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдиновадан премьера: «Күңелем – океан, ургыла еракка»

news_top
Илсөя Бәдретдиновадан премьера: «Күңелем – океан, ургыла еракка»
Фото: Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Илсөя Бәдретдинова «Океан» җырының премьерасын тәкъдим итте. Җырның сүзләрен Айгөл Вәлиуллина, көен Илдус Дәүләнов язган.

«Бу җыр минем күңел кебек. Бер карасаң – бик тыныч кебек, бер карасаң, дулап, бар нәрсәне күтәреп бәрә торган. Өч төрле булалмыйм мин. Йә совсем болай, йә бөтенләй тегеләй.

P.S. Yземне үзем аңлый башлагач, сезгә дә аңлатырмын әле. Бүгеннән барлык музыкаль мәйданнарда! «Күңелем – океан» дип җырлый-җырлый билгеләсәгез, нык приятно булып китә инде», – дип үз халәтен җыр аша белдерергә теләгән артист.

«Шәп. Күңелгә үтеп, ерып, елатып керде бу җырыгыз», – дип бәя биргән тамашачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар