
Илсөя Бәдретдинова «Без, без, без идек» дигән җырының премьерасын тәкдим итте.
«Бер карасаң – сүзләр тезмәсе, ә икенче яктан – шундый зур мәгънәле җыр бу. Ә бәлки, нәрсәдер эзләп утырырга кирәк тә түгелдер. Кайфуй! Бие! Халык җырлары Илдус Дәүләнов һәм Гөлинә Шәйхи эшкәртүендә», – дип яза артист.
Җырны тыңлап караучыларның бер ише «нәрсә инде бу» дип кабул итсә, икенчеләре «шәп» дигән.