Илсөя Бәдретдинова «Аэропорт» җырының премьерасын тәкъдим итте.
«Бөтен дөньясын ташлап, самолетка утырып, берәр кая очасы килә торган чак… Шулай итсәгез, бу җырны билгеләгез, яме. Кәефем күтәрелер», – дип, күңел халәте турында белдергән җырчы.
«Аэропорт» җырының сүзләрен Миләүшә Әфләтүнова язган, ә көен Илдус Дәүләнов иҗат иткән.
Тамашачы җырны хуплап алган һәм җырчының кәефен күтәргеч смайликлар җибәргән.