Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тыңлаган саен елыйсы килә» - Илсөя Бәдретдинова яңа җырын тәкъдим итте

news_top_970_100
«Тыңлаган саен елыйсы килә» - Илсөя Бәдретдинова яңа җырын тәкъдим итте
"Татар-информ" архивы

Илсөя Бәдретдинова «Тынычлык кирәк» дигән яңа җырын тәкъдим итте. Җырның сүзләрен Айгөл Нуриева, көен Равил Хисаметдинов язган. Яңа җырны тулысынча барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була.

«Сүзләре бик матур», «Йөрәккә үтеп кереп өстен аска китерә торган җыр», «Чыннан да хәзер тынычлыктан башка нәрсә кирәкми бит», «Бик мәгънәле, һәркемнең күңеленә ятышлы сүзләр», «Кабат-кабат тыңлыйм, Илсөяне. Күпме мәгънә һәр сүзендә», – дип язган җырны тыңлаучылар.

«Тыңлаган саен елыйсы килә», – дип язып куйган җырчының концерт директоры Гүзәл Карамиева.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100