Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «Зур йөрәкле, кадерле кешем...»

news_top_970_100

Илсөя Бәдретдинованың алыштыргысыз концерт директоры Гүзәл Карамиева бүген үзенең туган көнен бәйрәм итә. Җырчы җан дустын социаль челтәрләр аша үзенчәлекле итеп котлаган. 

«Гүзәл Аликовна, туган көнең белән, дустым. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә. Имеш, усал кебек, ләкин нык нечкә күңелле, зур йөрәкле, кадерле кешем. 

Аликовна дигәч, күз алдына гел документка баткан, ике колагына ике телефон куйган, шул ук вакытта бер кулы белән пульт, икенче кулы белән пушка тоткан, күз карашы белән бөтен нәрсәне контрольдә тота торган, искиткеч төпле кеше килеп баса. Әйтсә, тутырып әйтә торган. Көлсә, күз яшьләре бәреп чыкканчы көлә торган. Пешерсә, теләсә кайсы пешекчене бәреп ега торган. 

Һәм тагын бер, сез белми торган нәрсә. Ул искиткеч матур җырлый да әле. 

Исән-сау була күр, Аликовна. Безне зур эшләр көтә», – дип яза Илсөя Гүзәл Карамиевага. 

«Рәхмәт, Ядкәровна! Рәхмәт барысы өчен дә, рәхмәт тандем өчен», – дип җавап кайтарган аңа дусты. 

«Соң, Сарманнан начар кешеләр чыга алмый. Анда барысы да зур йөрәкле. Якташымны мин дә туган көне белән тәбриклим. Гел шундый боевой, шәп булып кал, Гузик», «Карамиева, син бу банданың директоры гына  түгел, син президинт-гранит», «Үзеңнең концертларыңда күрсәт әле Гүзәлне. Ул җырласа, халык 100 процент киләчәк», – дип комментарийлар язган бу пост астында социаль челтәрләрдә утыручылар. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100