Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова юмор хисе булмаганнар турында: «Үләм... Менә гел «бо-бо-бо»

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова юмор хисе булмаганнар турында: «Үләм... Менә гел «бо-бо-бо»
Салават Камалетдинов

Илсөя Бәдретдинова – социаль челтәрдәге сәхифәсен актив алып баручы җырчыларның берсе. Ул шәхси аккаунтында даими рәвештә премьераларын тәкъдим итә; яңа күлмәкләрен күрсәтә; концертларындагы кызык мизгелләр, тамашачысының күчтәнәчләре, сәхнә арты тормышы белән дә гел уртаклаша; дөньяда булган вакыйгалар уңаеннан фикерләрен дә яза. Кыскасы аның «страничка»сы күңелсез түгел. Гомумән, Илсөя Бәдретдинова ул үзе – кызыклы шәхес. Аңа битарафлар сирәк: аны я үлеп яраталар, я күралмыйлар.

Җырчы үзенә карата мөнәсәбәтне үзе дә белә булса кирәк. Илсөя Бәдретдинованың виртуаль дуслары арасында да, аны үлеп яратып, күккә чөючеләр белән бергә, киресенчә, ул язганнардан, кигән киеменнән, кыяфәтеннән, һәр фотосыннан кимчелек эзләп, гаеп табучылар, аны күралмаучылар да бар. Мәсәлән, Илсөянең «яраткан» Саимә апасы бик күпләргә «заочно» таныш. Җырчы адресына «матур-матур» комментарийлар калдыручы кеше ул. Җырчының шундый нык итеп үзен «яратучы»ларга атап язылган җыры да бар, хәтта. «Син үзеңне бел, яме» дип атала.

Соңгы постларының берсен дә Илсөя Бәдретдинова шул кешеләргә багышлаган. «Кайбер кешеләрнең юмор хисе бөтенләй булмый, әйеме? А-а-а-а... үләм «просто»... Менә гел «бо-бо-бо»... Берәр пост куям да – комментарийларны укыйм. Шунда ук күренә андыйлар. Алар белән яши торган кешеләргә бик авырдыр ул. Бармы шундый танышларыгыз?» – дигән җырчы.

Аңа җавап итеп би-и-ик күп комментариыйлар килгән.

«Алла сакласын андыйлардан!», «Үз тормышларының рәте булмаганнар, булдыксызлар, көнчеләр генә кеше тормышына тыгылып, кысылып ята», «Сез берәр яңа күлмәк киеп чыккан саен, кайсы җүләре тагын ни дияр икән, дип куркып торам мин», «Андыйлар, чынлап та, бар. Алар белән аралашуы бик авыр...», «Туганнар арасында шундыйлар күп», «Илсөя, матурым, бөтен кеше үз калыбына күрә. Оясында ни күрсә, очканында шул була», – дигәннәр.

«Илсөя, әле дә алар бар! Андый кешеләр булмаса, үзеңнең алда барганыңны белмәс идең», «Куркыныч аудитория. Азактан ишетәсе сүзләрне ишетеп, ишетмәгәнне тужы «фантазировать» итеп боргалап, өстисен өстәп бетереп, ялгап куеп, сагыз белән ябыштырып, төсле буяу белән буяп, кырык кат ыштан кидереп, авылдан вич җыеп хәбәрне, я җитмәсә, шәһәрдән җыеп, бер тарих язып ятучыларга мең рәхмәт! Илсөя, әбиең әйтмешли, бәхетле булсыннар!..» – дип язучылар да булган.

«Бөтен кеше дә юмор хисле булмый ла, кемдер беркатлы, тиз ышанучан, кемдер үпкәләүчән була. Сабыр булырга кирәк, түземле, Ходай үзе белә ул, кеше рәнҗетеп, юк сүз әйтергә ашыкмагыз. Һәркемнең үз дөньясы», – дигән берәү.

«Бу образыгыз да бик матур булган, сөбханалла. Янып тора, үзегез кебек. Теге ни, 40тан соң бераз «баш китеп» ала ул, 50 дән соң – тужы... Иң мөһиме, булыгыз гына, күңел тынычлыгы өчен сез безгә бик кирәк...», «Искиткеч, Илсөя! Сез һәрвакыт берәүләрдә – көнләшү, икенчеләрдә соклану хисе уятачаксыз. Башкаларга игътибар итмәгез, үз-үзегез булып калыгыз», «Илсөя, синең кебекләр күбрәк булсын иде. Сине яратмаска мөмкин түгел. Бәхетле бул берүк», – дип, җырчыга соклану катыш изге теләкләр дә җиткергәннәр.

Фото: https://vk.com/ilsiya_badretdinova?z=photo-135094415_457263114%2Falbum-135094415_00%2Frev

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100