news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова «җырчы өчен абсолют бәхеткә» ирешкән. Нәрсә ул, дисезме?

news_top
Илсөя Бәдретдинова «җырчы өчен абсолют бәхеткә» ирешкән. Нәрсә ул, дисезме?
"Татар-информ" архивы

Уфада Илсөя Бәдретдинованы беренче җырыннан соң ук аягүрә басып алкышлаганнар.

Концерттан видеоны Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры Гүзәл Кәрамиева социаль челтәрдә урнаштырган.

«Ядкәровна әйтмешли, җырчы өчен абсолют бәхет шушы була инде. Тагын кемнең концерты шулай башлана? Беренче җырдан соң ук басып кул чабалар. Монда бернәрсә дә аңлатып торырга кирәк түгел дип уйлыйм. Бу – чын мәгънәсендә халык мәхәббәте», – дип язган Гүзәл Кәрамиева.

Видеога кул чапкан смайликлар тезгәннәр.

«Афәрин! Сәнгатьтә 20 ел эшләп, мондыйны беренче күрәм! Беренче җырдан басып алкышлыйлар», – дип комментарий калдырган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар