Илсөя Бәдретдинова иң яраткан җырларының берсен социаль челтәрдәге битендә тәкъдим итте. «Ачуланма, язмыш, курыкмыйм» дип аталган яңа җыр күпләрнең күңелен яулап алган.
«Кулымнан килсә, язмышымны каршыма бастырып, күзенә карап җырлар идем. Шыпырт кына тыңласагыз – просто җыр, теге «тиешле урынга» барып җитсен өчен акыртып тыңларга кирәк», – дип язган җырчы.
Язмыш турындагы җырның сүзләрен Азат Хәкимҗанов, ә көен Илдус Дәүләнов язган.